Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Беренче татар уен фильмы саналган “Булат батыр” киң җәмәгатьчелеккә кабат тәкъдим ителә

Беренче татар уен фильмы саналган “Булат батыр” киң җәмәгатьчелеккә кабат тәкъдим ителә

admin 26.05.2016

(26 май, 2016 ел) 27 май көнне, ягъни иртәгә Казан Кремленең “Манеж” күргәзмәләр залында беренче татар уен фильмы —“Булат батыр” киң җәмәгатьчелеккә, 88 елдан соң, кабат тәкъдим ителәчәк. Чарада “тере” музыка яңгыраячак.

Фильмның премьерасы 1928 елның 22 февралендә Казанның “Электра” кинотеатрында булган. Бу Казанда моңа кадәр төшерелгән киноларның иң зурысы саналган.

Драманың нигезендә Пугачев күтәрелешләре вакытында качкыннарның башлыгы Булат батырның шәхси драмасы ята. Фильмның әдәби сценариен Габдрахман Шакиров язган. Режиссер ассистенты ролендә, киләчәктә документаль фильмнар төшергән татар режиссеры Каюм Позняков була. Картинаның режиссеры исә − Юрий Тарич, операторы – Григорий Гибер, дип хәбәр итә “Казан Кремле” музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57