Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Бергәләп биик! Дуслык йортында яңа онлайн-проектка йомгак ясалды

Бергәләп биик! Дуслык йортында яңа онлайн-проектка йомгак ясалды

admin 23.11.2020

(23 ноябрь 2020) Нәкъ ярты ел элек Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты онлайн форматта «Халык биюләре буенча мастер-класслар» проектын башлап җибәрде. «Instagram» һәм «ВКонтакте»да алып барылган туры эфирда Дуслык йортының хореография коллективлары җитәкчеләре һәм милли-мәдәни берләшмәләр активистлары катнашты.

1

Яңа коронавирус йогышлы авыруы таралу сәбәпле кертелгән чикләүләр чорында күпләр төрле халыкларның бию хәрәкәтләрен дистанцион өйрәнә алдылар. Тамашачыларда бу мөмкинлек тере кызыксыну уятты, гомумән алганда, онлайн-язмаларны барлыгы 64 меңгә якын кеше караган.

3

Алты ай эчендә «Инстраграм» һәм «ВКонтанте» социаль челтәрләре аккаунтларында 30 турыдан-туры эфир үткәрелде. Мастер-классларда 27 халык биюләре тәкъдим ителде: рус, татар, мари, удмурт, чуаш, төркмән, үзбәк, таджик, кыргыз, һинд, корея, вьетнам, бурят, казах, грузин, әзербайҗан, әрмән, дагыстан, чечен, авар, немец, испан, африкалы, шулай ук Латин Америкасының сальса һәм бачатасы, Доминикан бачатасы, төньяк халыклары биюләре.

5

Хореографлар ролендә 19 берләшмә вәкиле чыгыш ясады:

Гыймаева Гөлнара — Алтын хореография мәктәбе-студиясе
Гилоян Сурен — грузин җәмгыяте
Җәвәдбәков Сираж — Дагыстан җәмгыяте
Ким Юлия — үзбәк җәмгыяте
Васильев Андрей — немец җәмгыяте
София — Яшьләр Ассамблеясе каршындагы Латин Америкасы яшьләре
Самсонова Анна — удмурт җәмгыяте
Кабдуллина Карина — Казахстан җәмгыяте
Буй Зами — Вьетнам җәмгыяте
Хачатурян Анаит — әрмән җәмгыяте
Гумматова Аида — Азәрбайҗан җәмгыяте
Ялкабова Нәзирә — төркмән җәмгыяте
Нуриева Регина — «Сантош» һинд биюе коллективы
Матвеева Ольга — Корея җәмгыяте
Зарипов Зариф — тадҗик җәмгыяте
Бубеева Сэсэгма — бурят җәмгыяте
Оранс Эммануэль, Куахо Рафаэль Барнабе Ако — Яшьләр Ассамблеясе каршындагы Африка яшьләре
Семенова Галина — «Аталан» чуаш коллективы җитәкчесе
Шәйхетдинов Радик — «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле балетмейстеры.

6

Хореографлар күрсәткән образлар һәм хәрәкәтләр турыдан-туры эфирга кушылучылар өчен аңлаешлы булды. Уңышлы тәҗрибә дәвам иттереләчәк. Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йортының Instagram һәм ВКонтакте сайтларында яңа анонслар көтәбез!

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57