Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Без хәрвакыт бергә булырга тиешбез»: Дуслык йортында Башкортостан һәм Татарстан рәссамнары күргәзмәсе ачылды

«Без хәрвакыт бергә булырга тиешбез»: Дуслык йортында Башкортостан һәм Татарстан рәссамнары күргәзмәсе ачылды

admin 25.10.2019

(25 октябрь 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында башкорт һәм татар рәссамнарының Башкортостан Республикасына багышланган эшләре күргәзмәсе ачылды. (ФОТО)

 

Открытие выставки башкирских художников в ДДнТ (25.10.19)

Күргәзмәне Татарстанда узучы Башкорт мәдәнияте һәм мәгарифе көннәре кысаларында ачтылар.

«Бүген истәлекле көн: без Татарстан һәм Башкортостан халыкларын тагын да якынайтуга үз өлешебезне кертә алабыз. Безне уртак эш якынайта», — дип сөйләде Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары Ирек Шәрипов.

Открытие выставки башкирских художников в ДДнТ (25.10.19)

Ирек Шәрипов әйтүенчә, Татарстанның Дуслык йорты үз базасында Башкортостан мәдәнияте һәм мәгарифе көннәрен уздыру хокукы өчен көрәште. Төрле милләт вәкилләренә башкорт халык музыкасын һәм биюен, рәсем һәм гамәли сәнгатен күрсәтергә теләү белән бәйле иде бу. Төрле профессия ияләре арасында дуслык җепләре сузылса, ике төбәк арасындагы уртак дуслык мөнәсәбәтләре дә ныгыячак, дигән ышанычын белдерде Ирек Шәрипов.

Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев рәссамнарның күптән дус булулары турында әйтте, һәм әлеге дуслыкның нәтиҗәсе дип уртак күргәзмәне атады. Бу сүзләрне аның урынбасары Альберт Шиабиев та куәтләде һәм моңа охшаш уртак күргәзмәнең озакламый Уфа шәһәрендә дә ачылачагын әйтте.

Открытие выставки башкирских художников в ДДнТ (25.10.19)

Дуслык йортында ачылган күргәзмәдә ун рәссамның утызлап эше тәкъдим ителгән. Теләге булган һәркем алар белән бер ай дәвамында ирекле рәвештә килеп таныша ала.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Кырымның Вице-премьеры Дуслык йортында булды
Далее: Татар теле онлайн-мәктәбе «Ключевое слово» III Бөтенроссия премиясенә ия булды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57