Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Без тарихта эзлебез» фестивалендә катнашуга гаризалар кабул итү башланды

«Без тарихта эзлебез» фестивалендә катнашуга гаризалар кабул итү башланды

admin 25.01.2023

Казанлылар «Без тарихта эзлебез» фестивалендә катнаша ала. Муниципаль этапка гаризалар 5 нче февральгә кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитеты Муниципаль архив идарәсе.

Катнашучыларга жюрига милли гаилә ризыгы әзерләргә һәм тәкъдим итәргә, шәҗәрә презентациясе белән концерт номеры башкарырга кирәк. Номер үз эченә бию, җыр, спектакль, гаилә милли костюмы презентациясен алырга тиеш. Нәсел агачында гаилә династиясе тасвирламасы, истәлекләр һәм коллекцияләр турында материаллар, гаилә тормышыннан кызыклы фактлар булырга тиеш. Нәсел шәҗәрәсен альбом, стенд, панно яки текст белән баннер-коллаж рәвешендә рәсмиләштерергә кирәк.

Фестиваль өч этапта узачак: муниципаль, зона, республика этабы. Ул ТР Дәүләт архив эше комитеты тарафыннан оештырылган. Фестивальне уздыруның максаты – гаилә традицияләрен саклау һәм үстерү,туганлык элемтәләрен һәм буыннар дәвамчанлыгын ныгыту.

KZN.RU порталы бүлегендә фестиваль турында тулырак мәгълүмат белергә, шулай ук гариза бирү шартлары белән танышырга мөмкин.

Казан Мэриясе

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57