Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Безнең мәдәниятебез дөньясында бу бик зур вакыйга — Минтимер Шәймиев «Кара пулат» операсы хакында

Безнең мәдәниятебез дөньясында бу бик зур вакыйга — Минтимер Шәймиев «Кара пулат» операсы хакында

admin 22.01.2015

(22 гыйнвар) Опера «Татарстанның мәдәни мирасы: Борынгы Болгар һәм Зөя утрау- шәһәре» комплекслы проектны гамәлгә ашыру чаралары кысаларында сәхнәләштерелә.

Безнең мәдәниятебез дөньясында бу бик зур вакыйга - Минтимер Шәймиев "Кара пулат" операсы хакында 21

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә тарихи опера — «Кара пулат»ның премьерасы булды. Татар операсын ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә тамаша кылды. «Безнең мәдәниятебез дөньясында бу бик зур вакыйга. Бу безнең театрның тарихы, опера һәм балеты барлыкка килүдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасы бик зур роль уйнады. Без җыр-биюле спектакльләргә күп еллар дәвамында килдек. Хәзер исә музыкаль әсәрләр аша дөньяга үзебезне оялмыйча һәм горурланып күрсәтә алырлык опера һәм балет театрыбызны булдырдык. Ул була торып, яшьләребез яңа әсәрләр тудыра. Аларның сәләтләрен күреп алып, үстерергә кирәк. Бу операның идеясе моннан берничә ел элек үк туган иде инде. Матбугатта чыккан материаллар буенча да, болай да халыкның спектакльне җылы кабул ителүе сизелеп тора», — диде Минтимер Шәймиев һәм опера авторларына рәхмәтләрен әйтте.

 «Кара пулат»ны сәхнәгә куйган режиссер Георгий Ковтунны Дәүләт Киңәшчесе М.Шәймиев аеруча да билгеләп үтте. «Халыкны, аның хисләрен аңлап, күңел кылларын чиертерлек итеп операны сәхнәгә куя алуыгыз өчен сезгә зур рәхмәт, — диде ул. — Шундый тамашачыларыбыз булу, халкыбызның шул дәрәҗәгә җитүе — үзе зур дәрәҗә. Болгарның бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе гади генә күренеш түгел. Безнең тарихыбызны ничек кенә язмадылар, безне ничек кенә күрсәтергә тырышмадылар. Безнең Болгар тарихын, халкыбызның тарихын бөтендөнья мирасы итеп таныту бик зур кыйммәткә ия. Шул эшләребез аша без менә нинди мирас калдырабыз алдагы буынга!» — дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

1 сәгать тә 15 минут дәвамында бара торган операның нигезендә − Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан яндырылган унике кыз турындагы риваять. Сәмәрканд әмире Тимерлән гаскәрләре Шәһри Болгар яулап алынган чакта унике кызны кулга төшерә. Аларның берсе хан кызы була, әмма гаскәр башы тигез саф булып тезелеп баскан унике кыз арасыннан горур хан кызын һич кенә дә аерып ала алмый. Сугышчылар кызларны төрле сынауларга дучар итә, ләкин тугры кәнизәкләр хан кызын сатмыйлар. Тик, шулчак кемдер хан кызының утта янмый икәнлеген хәбәр итә. Нәтиҗәдә, сугышчылар кызларны эткәләп-төрткәләп Хөкем сараена — Кара пулатка ябып, ут төртәләр. Янгын беткәннән соң, пулатның ишеге ачылып китә һәм аннан ап-ак кимнән хан кызы пәйда була…

Туган илгә мәхәббәт, тугрылык белән сугарылган әлеге әсәр кеше исеменең, кылган гамәлләренең мәңгелек икәнлеген искәртә. Либретто авторы − Ренат Харис, режиссер-сценограф − Георгий Ковтун, композиторы − Эльмир Низамов. Рольләрне Гөлнора Гатина, Рузил Гатин, Артур Исламов, Денис Ханбаба, Зөфәр Харисов, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе һәм И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студентлары башкарды.

Спектакльне иртәгә дә театр сәхнәсендә күрергә мөмкин. «Кара пулат» операсы ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге ТР тарихи һәм мдәни истәлекләрен торгызу республика фонды ярдәме белән » Татарстанның мәдәни мирасы: Борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәре» комплекслы проектны гамәлгә ашыру чаралары кысаларында сәхнәләштерелә.

 Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57