(11 март 2015) Алар милли бизәкләр төшереп чигелә.
Май аенда Казанда Татар хатын-кызларының III Бөтендөнья форумы уздырылачак. Анда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына чигелгән кулъяулыклар һәм чигүле сөлгеләр күргәзмәсе оештырырга ниятләнә.
“Ак калфак” район оешмасы Биектау хатын-кызларын әлеге күргәзмәдә катнашырга чакыра. Кулъяулыклар, милли бизәкләр төшереп, төсле җепләр (мулине) белән чигелә. Кулъяулыклар һәм сөлгеләр күргәзмәсе “Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем – чиккән кулъяулыгым”, “Сабан туе батырына чиккән сөлгем – минем бүләгем” дип аталачак, дип белдерә “Биектау хәбәрләре” басмасы.
Чыганак: “Татар-информ” ИА