Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Биш ел бергә: Халыклар дуслыгы йортында Кырымның Россиягә кушылуына 5 ел тулуны билгеләп үттеләр

Биш ел бергә: Халыклар дуслыгы йортында Кырымның Россиягә кушылуына 5 ел тулуны билгеләп үттеләр

admin 17.03.2019

(17 март 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Кырым белән Севастопольнең Россиягә кушылына 5 ел тулуга багышланган бәйрәм концерты узды. (ФОТО)

 

Концертны ТР Халык артисты Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры ачып җибәрде. Музыкантлар халык көйләренә попурри тәкъдим иттеләр.

IMG_0211

Чараның рәсми өлешен ачу өчен сәхнәгә Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты, Россия халыклары Ассамблеясе рәисе урынбасары Ирек Шәрипов, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары, Казан рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская һәм ТР һөнәрчеләр палатасы идарәсе рәисе, ТР Халык сәнгате кәсепләрен һәм һөнәрләрен үстерү үзәге генераль директоры Нури Мостафаев чыкты.

IMG_0249

«Бу Россия һәм кырымлылар тарихы өчен зур вакыйга булды, ул хәтта бөтен дөньяны шаулатты», — дип сөйләде Ирек Шәрипов.

2014 һәм 2018 елларда кылган сәфәрләрен искә алып, Ирек Шәрипов узган еллар дәвамында ярымутрауда булган уңай үзгәрешәр турында әтеп үтте. Шулай ук ул соңгы елларда республикада актив әвештә кырым-татар якташлыгы эшләве, Кырымнан килгән дистәләп студентның Казанның югары уку йортларында белем алуы, күп кенә чиновник һәм идарәчеләрнең дәүләт идарәсе өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсен куллануны билгеләп үтте.

«Без бергә — бу безнең язмыш. Уртак язмышыбыз бәхетле һәм уңышлы булуын телибез», — дип йомгаклады үз чыгышын Ирек Шәрипов.

IMG_0286

Алга таба бәйрәм концерты башланды. Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты, Жиганов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, М. Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры, Казан дәүләт мәдәният институты һәм башка оешмаларның аерым башкаручылары һәм коллективлары үз чыгышларын тәкъдим итте. Алар татар, рус, украин, кырым татарлары халык мәдәниятен чагылдырган номерлар, «Севастополь вальсы» кебек классик номерлар күрсәтте.

IMG_0368

«Бу бик зур вакыйга! — дип уртаклашты хисләре белән казанлы Сәфинә ханым Габделвәлиева. — Биш ел элек без барыбыз да бердәм, дус һәм тату халык булуның ни икәнен янәдән тойдык. Кырым халкының инде биш ел безнең белән бер гаиләдә булуы кечкенә генә юбилей түгел, ә зур бәйрәм!»

IMG_0445

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Нәүрүз 2019: 23 март көнне бәйрәм кунакларын ни көтә
Далее: Татарстанның мәгариф һәм фән министры татар теленнән яңа дәреслек әзерләнүен әйтте

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57