(23 март, 2016 ел) Болгар ислам академиясе төзелеше проектын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә тәкъдим иттеләр.
Проектны үзәк дини оешмалар тәкъдимнәрен истә тотып «Татинвестгражданпроект» оешмасы башкарган, дип хәбәр итә Татарстан хөкүмәтенең рәсми сайты.
Болгарда төзеләчәк академия дөньякүләм көндәшлеккә сәләтле, дөньяның башка югары уку йортлары дәрәҗәсендә булырга тиеш, дип саный җитәкчеләребез. Әлеге югары дини уку йортында Татарстан яки Россиядән генә түгел, ә бәлки башка мәмләкәтләрдән дә яшьләр килеп белем алу мөмкинлеге тудырылачак.
— Моның өчен без иң мөхтәрәм һәм лаеклы мөгаллимнәрне генә җәлеп итәчәкбез. Халкыбызда шундый әйтем бар: укыган кеше — чукынган кеше. Ә мин аны: укыган кеше — мөселман кеше, дип үзгәртер идем, — ди Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Чыннан да, дини лидерларыбыз алдында эре фәнни, рухи белем бирү үзәген булдыру бурычы тора. Болгар Ислам академиясен булдыру ниятен Россия Президенты Владимир Путин да хуплады.
— Без үзебезне ислам цивилизациясенең аерылгысыз өлеше итеп тоябыз һәм әлеге академиянең Болгар җирлегендә булуы бик дөрес булачак, — дип белдерә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. — Кала кабат Россия һәм дөнья күләмендә танылу алачак. Академиядә татар тәгълиматының зур мирасын өйрәнү дөрес булачак. Бина төзү авыр түгел, иң мөһиме — белем бирү системасын булдыру кирәк. Без яхшылардан-яхшы белгечләр әзерләргә тиеш. Без барысын да бердәм рәвештә башкарырга тиеш.
Проект буенча Болгар ислам академиясе Ак мәчеттән (Болгарда) көньяк-көнчыгыштарак урнашачак. Россиянең иң мөкатдәс урыннарының берсе – Болгар үзенең рухи асылына кайта, дип бәяләргә кирәктер бу җитди проектны.
Болгар ислам академиясен төзү урынында беренче нигез ташы 2016 елның 21 маенда — Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине рәсми кабул ителгән көнне салыначак.
Кайчандыр шәүкәтле булган һәм әйләнә-тирә мәмләкәтләргә ислам, фән һәм мәгърифәт нуры чәчкән Шәһри Болгарның данын яңадан кайтарырга ниятлиләр. Биредә Болгар ислам академиясен ачып, хәнәфи мәзһәбенең иң күркәм традицияләрен торгызу, шәригать мәсьәләләрен тикшерү һәм безнең җирлеккә яраклы, пәйгамбәрләребездән килә торган хак исламны куәтләүче үзәк булдыру — төп максат әнә шул. Яшьләр татар исламын үз җирлегебездә өйрәнергә тиеш. Гыйлем ягыннан алар чит илләрдә белем туплаган замандашларыннан ким булырга тиеш түгел! Болгар Россиянең ислам гыйлеме үзәгенә әвереләчәк. Татарстан мөселман дин белгечләрен, дин галимнәрен үстерү җәһәтеннән бөтен дөньяга танылачак.