(20 июнь, 2016 ел) «Сәләт» яшьләр үзәгенең «Болгар-Туган тел» III төбәкара форумы башланды. Ул Татарстанның Болгар музей-тыюлыгында 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге форумда катнашучылар Россиянең барлыгы 13 төбәгеннән җыелалар.
Әлеге форум ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, ТРның Спас муниципаль районы һәм “Сәләт” фонды тарафыннан оештырылган.
“Сәләт”нең матбугат үзәге җитәкчесе Гөлшат Гыймадиева әйтүенчә, форумда катнашучылар географиясе елдан-ел киңәя: быел анда Татарстанның барлык районнарыннан диярлек, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия республикаларыннан, Пенза, Оренбург, Чиләбе, Самара өлкәләреннән, Пермь краеннан, Казахстаннан 14-17 яшьлек 750 яшүсмер катнаша (былтыр 600 булган). Аерым алганда, Казахстан Республикасынна бу юлы 17 кеше килә. “Сәләт” яшьләр иҗтимагый фонды башкарма директоры Тимур Сөләйманов сүзләренчә, Россиянең барлыгы 13 төбәгеннән җыелалар, әйдаман булып эшләячәк студентларны да кертеп, “Болгар-Туган тел” III төбәкара форумында 800 кеше катнаша.
Форумның программасы татар халкының рухи-мәдәни мирасын саклап калу киңлеге булдыруга, анда катнашучыларны татар телен һәм әдәбиятын, мәдәниятен өйрәтүгә, шулай ук тормышның төрле өлкәләрендә туган телне гамәли файдалану күнекмәләрен үзләштерүгә юнәлтелгән. Анда танылган шәхесләр, республиканың мәдәният, сәнгать, фән өлкәләре вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар, мастер-класслар уздыру, Болгар буенча сәяхәт кылу күздә тотыла.
Форумда мастер-класслар 3 профиль буенча корыла: лингвистика, тарих; ММЧ; мәдәният һәм сәнгать. Аларда катнашуга чакырылганнардан Разил Вәлиев, Фәрит Шаһиәхмәтов, Рәдиф Җамалетдинов, Ким Миңнуллин, Фаяз Хуҗин, Ренат Харис, Рабит Батулла, Римзил Вәлиев, Фәрит Бикчәнтәев, Гөлчәчәк Нәҗипова, Илшат Рәхимбай, Йолдыз Миңнуллина, Гүзәл Сәгыйтова һәм башка бик күп төрле даирә вазифаи затлар, галимнәр, матбугат һәм мәдәният-сәнгать әһелләре бар. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Ратникова “Сәләт”нең якын дусты, шуңа күрә аның килми калганы юк, бу юлы да көтәбез, диделәр форумны оештыручылар.
Быел форум территориясендә тавыш яздыру студиясе эши. Кичке чара вакытында “Җәлил.FM” проекты кысаларында студия эшчәнлегенә көнлек нәтиҗә ясала.
Форум ябылыр алдыннан 22се көнне булачак “Тукай форумы”на Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов килергә теләк белдергән. Анысында яшүсмерләргә татар әдәбияты, мәдәнияте белән ныклап таныштыру каралган, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай шигырьләрен сәхнәдә сөйләү мөмкинлеге дә биреләчәк, дип хәбәр итә ТР мәдәният министрлыгы мәтбугат үзәге.