Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Болгарда «Чәк-Чәй» гастрономия фестивале узачак

Болгарда «Чәк-Чәй» гастрономия фестивале узачак

admin 07.04.2018

(7 апрель 2018) 30 апрельдә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә «Чәк-Чәй» гастрономия фестивале узачак. Фестивальнең атамасы төбәктәге ике кулинар традицияне — чәкчәкне һәм төрле үләннәрдән пешерелгән Болгар чәен берләштерә.

Фестиваль кунакларын чәкчәк тарихы белән таныштырачаклар. Әлеге ризыкның төрле вариантларын тәкъдим итәчәкләр. Өстәлгә чәкчәк кенә түгел, башка милли ризыклар да куелачак.

Мәйданчыкларда шулай ук борынгы күчмә халыкларның кыр кухнялары эшләр дип көтелә. Кунакларны чәй бәйрәмендә катнашу һәм милли ризыкларны татып карау өчен тирмәдә кабул итәчәкләр.

Фестивальнең яшь катнашучылары өчен балалар мәйданчыгы эшләячәк, мастер-класслар узачак. Сәхнәдә театр, вокаль һәм хореография коллективлары чыгыш ясаячак.

Бөтендөнья татар конгрессы

Продолжить чтение

Назад: Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Тоталь диктант» язачаклар: 14 апрель, 14:00 сәгатьтә (теркәлү узарга кирәк)
Далее: Халыклар дуслыгы йортында Дөньякүләм мәдәният көне үтәчәк: 16 апрель 12:00 сәгатьтә

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57