(26 май, 2016 ел) Болгарда “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең эшлекле утырышы ачыла. Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашачак.
Россия, Якын һәм Ерак Көнчыгышның 30 иленнән дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренең Россия экспертлары белән халыкара мөнәсәбәтләргә кагылышлы кискен мәсьәләләр, аерым алганда, экстремизмга каршы көрәш эше буенча фикер алышу һәм хәл итү юлларын таба торган мәйданчыкка әйләнде.
Быел төркем эшендә мәдәниятара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне саклау буенча Татарстан тәҗрибәсен тәкъдим итүгә басым ясалачак.
Делегатлар арасында – танылган сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре, абруйлы дини лидерлар, шулай ук илләрнең элеккеге башлыклары һәм бизнесменнар бар.
Иртәгә, 27 майда Казан ратушасында Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә пленар утырыш узачак, аның нәтиҗәләре буенча йомгаклау резолюциясе кабул ителәчәк. Аннары Делегатлар төркемнәре татар милли бәйрәме Сабан туенда катнаша ала.
Стратегик караш төркеме 2006 елда гамәлгә куелган. 2014 елда РФ Президенты Владимир Путин ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка төркем рәисе вәкаләтен йөкләде.