Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Болгарда «Россиянең рухи бердәмлеге-дөньяга юллама!» дип аталган фестиваль узачак

Болгарда «Россиянең рухи бердәмлеге-дөньяга юллама!» дип аталган фестиваль узачак

admin 30.07.2024

Агымдагы елның 16-18 август көннәрендә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә «Россиянең рухи бердәмлеге-дөньяга юллама!» фестивале узачак.

Фестиваль кысаларында биредә «Ага Базар»VI Этномәдәни фестивале дә булачак. «Ага Базар» үз мәйданчыгында халык мәдәниятен популярлаштыручы иҗат коллективларны, ялгыз башкаручыларны һәм инструменталистларны берләштерәчәк.

Фестивальнең үзәк мәйданчыгында урта гасыр болгар базары стилендә «АГА БАЗАР» оештырылачак. Монда Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләреннән килгән иң яхшы осталарның кулдан эшләнгән уникаль товарлар белән сәүдә рәтләре, шулай ук тематик мәйданчыклар, халык һөнәрчелеге һәм декоратив-гамәли сәнгать буенча иҗади дәресләр белән һөнәрчелек остаханәләре тәкъдим ителәчәк.

Фестиваль кысаларында, шулай ук, «Кара пулат» операсын, Malsi Music группасы башкаруында халык җырлары темасына уртак эзлекле импровизация, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Влад Маленко (Мәскәү), «Otyken» төркеме (Красноярск), Татарстан Республикасының халык артисткасы Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры, «Зәкәрия» фолк-төркеме (Казан) һәм «Кадим Әлмәт» (Әлмәт шәһәре) этно-музыкаль коллективының музыкаль чыгышларын, Илгиз, Эльвира, Yummy Music Band башкаруында Илһам Шакиров иҗатына трибьют күрсәтү планлаштырыла.

Чаралар «Кара палата» территориясендә һәм Болгар цивилизациясе музее (Елга вокзалы) мәйданчыгында узачак.

ТХДЙның мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57