Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе “Татар кызы-2015” Бөтенроссия бәйгесенең региональ турларында җиңүче кызлар белән очрашты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе “Татар кызы-2015” Бөтенроссия бәйгесенең региональ турларында җиңүче кызлар белән очрашты

admin 17.09.2015

(17 сентябрь, 2015 ел) Быелгы бәйгедә “Татар кызы-2015” исеме өчен Россиянең ботен регионыннарыннан татар чибәрләре көч сынашачак

15 сентябрь көнне «Казан» милли-мәдәни үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров “Татар кызы-2015” Бөтенроссия бәйгесенең региональ турларында җиңүче кызлар белән очрашты.

Быелгы бәйгедә “Татар кызы-2015” исеме өчен Россия регионыннарының, шул исәптән Татарстан Республикасыннан 13 кыз көч сынашачак (Пермь, Төмән, Ульян, Түбән Новгород, Кемерово, Чиләбе өлкәләре һәм Удмуртия, Башкортстан, Марий Эл Республикалары).

“80нче елларда без мондый рухтагы бәйрәм-бәйгеләрне никадәр генә оештырырга теләсәк тә оештыра алмаган булыр идек, чөнки ул вакытта безнең туган телебезне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне тирәнтен белүче кызларыбыз бармак белән генә санарлык күләмдә иде. Ә хәзер вәзгыять уңай якка үзгәрде. Лена Рәфыйк кызы узган елларда “Татар кызын» Чиләбедә Көньяк Уралдагы төбәкара конкурс буларак уздырып килде, быел исә тәвәкәлләнеп бу эшкә Татарстан Республикасы да, шул исәптән Бөтендөнья татар конгрессы да алынды. Шуңа күрә әлеге бәйге Бөтенроссия масштабындагы бәйгегә әверелде”, – дип үз фикерләрен җиткерде Ринат Закиров.

Шулай ук милләтебезнең гүзәл кызларын Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова һәм «Сөембикә» журналы директор урынбасары Рәмзия Кашапова да сәламләде.

16-17 сентябрь көннәрендә конкурсант кызлар Казанда һәм Болгарда аш-су, кул-эшләре буенча осталыкларын күрсәтәчәкләр. Ә инде бәйгенең финал өлеше Чиләбе шәһәрендә узачак.

Бөтендөнья татар конгрессы
Башкарма комитеты Аппаратының мәгълүмати-аналитик Идарәсе.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57