(16 май, 2016 ел) 19-21 май көннәрендә Казанда “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия дин әһелләренең VII форумы узачак. Аның кысаларында, 21 май көнне Татарстанның Болгар шәһәрендә “Изге Болгар җыены”н үткәрү дә күздә тотыла.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясе шул чарга багышланган иде. Анда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, аның урынбасары Марс Тукаев, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин катнашты.
Быелгы форумда 67 төбәктән 900 делегат катнашуы көтелә, шуларның 52 се — хатын-кыз. Аларның иң өлкәне һәм иң яше Чувашия Республикасыннан: 94 яшь һәм 20 тирәсе.
Географик яктан караганда, Бөтенроссия дин әһелләренең VII форумына Сахалин, Приморьедан кадәр вәкилләр килүе көтелә. Яһүд автономиясе округы, Амур өлкәсе һәм Хабаровск крае, Дагстан Республикасыннан мондый чарага беренче тапкыр киләчәк.
Форум эше 19 май көнне төштән соң башланачак. Бу көнне чарада катнашучылар секцияләргә бүленеп эшләчәк: “Татарларда дини белем бирү системасы: үткәннәр һәм киләчәк”, “Татарларда суфыйчылык һәм дини традицияләр”, “Татар яшьләре һәм ислам”, “ Мәгълүмати киңлектә ислам динен яктырту мәсьәләләре”.
Рафик Мөхәммәтшин сүзләренчә, секцияләрдә татарлар өчен мөһим булган мәсьәләләр каралачак. Мисалга ул Татарстан мәчетләре каршында эшләүче курсларны һәм анда укыту системасын китерде.
“Республиканың 800 ләп мәчете каршында курслар эшли, аларда 1,3 мең мөгаллим белем бирә. Бу курсларга якынча 30 мең шәкерт йөри. Беренчел дини белем бирү өчен мәчетләр каршындагы курслар − бик зур мәйдан”, — диде институт ректоры.
Болгар ислам академиясе буенча, анда укыту системасы хакында да фикерләр алышу планлаштырыла.
20 майда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында форумныңпленар утырышын уздыру ниятләнә. Анда республика җитәкчелеге катнашу планлаштырыла.
Җыен 21 май көнне “Изге Болгар җыены” белән тәмамланачак. Аның кысаларында Болгар ислам академиясе нигезенә истәлек капсуласы салу күздә тотыла.