(13 ноябрь 2019) 2020 елда Бөтенроссия халык санын алу барышында гражданнарны сораштыру вакытында туган тел һәм милләтне игътибарга алачаклар. Исәпкә алу кәгазьләре бланкларының тиешле формасы расланган, боерык Министрлар кабинетының рәсми сайтында урнаштырылган.
Конституциянең 26 статьясы нигезендә, кешенең кайсы милләткә каравы аның үзбилгеләнеше буенча язылачак.
Гражданнардан рус телен белүләре һәм аны көндәлек тормышта кулланулары, шулай ук чит телләрне белүләре турында сораячаклар. Милләт, туган тел һәм рус телен белү «Л» формасына (халык санын алу бланклары формаларының берсе) теркәләчәк.
«В» аерым бланкы Россия территориясендәге чит ил гражданнарына кагылышлы сорауларны үз эченә алган: биогафик мәгълүматтан тыш, алардан Россиягә килү максатлары һәм биредә яшәү дәвамлылыгы турында кызыксыначаклар.
НацАкцент хәбәр итүенчә, алдарак санаучыларга гражданнарга ишарә ясаучы сораулар бирүне һәм милләткә кагылышлы юлларны тутырганда билгеле киңәшләр бирүне тыйдылар.
Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның 1-31 октяберендә узачак. Соңгы халык санын алу 2010 елның 14-25 октяберендә, аерым төбәкләрдә 1-20 декаберендә оештырылган иде. Ул вакытта 142,9 млн кеше исәпкә алынган иде.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге