Росстат 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләрен бастырды. Аның төп этабы 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр үтте. Башта ул 2020 елның октябрендә булырга тиеш иде, ләкин коронавирус пандемиясе аркасында аны башта 2021 елның апреленә, аннары сентябрьгә, соңрак октябрьгә күчерделәр. Халык санын алуның якынча нәтиҗәләрен 2022 елның апрелендә ясадылар, ә ахыргылары декабрьдә генә бастырылды.
Россиялеләр саны 4 миллионнан артыкка арткан
Халык санын алу нәтиҗәләре буенча Россиядә иң күп санлы халыкларның бишлеге үзгәрде. 2010 елда беренче урында — руслар (111 016 896), икенче урында — татарлар (5 310 649), өченче урында — украиннар (1 927 988), дүртенче урында — башкортлар (1 584 554), аннан соң чуашлар һәм чеченнар иде — 1 435 872 һәм 1 431 360.
10 ел эчендә татарлар саны 597 мең кешегә кимегән. 2020 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча алар 4 713 669 кеше исәпләнә.
Соңгы җанисәп нәтиҗәләре буенча беренче һәм икенче урында руслар (105 579 179) һәм татарлар. Ә өченче урында хәзер чеченнар — аларның саны 200 мең кешегә арткан һәм 1 674 854 кеше тәшкил иткән. Дүртенче урында — башкортлар — бу милләттән булулары турында Россиянең 1 571 879 кешесе хәбәр итте. Бишенче урында — чуашлар, аларның саны 1 067 139.
Гомумән алганда, 2010 елдан башлап Россия халкы 4 325 587 кешегә арткан. Ул вакытта илдә 142 856 536 кеше исәпләнгән, ә ун елдан соң — 147 182 123 кеше. Авыл халкының саны үзгәрми диярлек: 2010 елда — 37 542 763 кеше, 2020 елда — 37 106 801 кеше. Шәһәр халкына килгәндә, ул 105 313 773 тән 110 075 322 кешегә кадәр арткан.
Татарлар саны кимегән
Үз милләтен «татар» дип билгеләүчеләр ун ел эчендә 596 980 кешегә кимегән. 2010 елда 5 310 649 россияле үзләрен татар дип атаса, 2020 елда 4 713 669 кеше генә үзенең татар булуын әйткән.
Шул ук вакытта Әстерхан татарларына караган гражданнар саны арткан: 2010 елда — 7, 2020 елда — 29. Мишәрләр бер кешегә генә күбәйгән: 2010 елда — 786, 2020 елда — 787. Керәшеннәр саны 5 мең кешегә кимегән: 34 822 дән 29 978 гә. Себер татарлары 500 кешегә кимегән: 6 779 дан 6 297 гә.
Тагын бер факт: татар телен белгән россиялеләр саны кимегән. 2010 елда алар 4 280 718 кеше иде, ә 2020 елда 3261 155 кешегә калган.
Татарстанлылар шәһәрне сайлый
Федераль дәүләт статистикасы хезмәте мәгълүматлары буенча, соңгы 10 елда Татарстан халкы арткан һәм нык урбанизацияләнгән: 2010 елда республикада 3 786 488 кеше яшәгән булса, 2020 елда — 4 004 809 кеше яши. Шәһәрләрдә 3 074 048 татарстанлы яши, ә авыл җирлекләрендә — 930 761.
Татарстанда милләт буенча беренче урында татарлар тора. 10 ел эчендә аларның саны үзгәрмәгән диярлек: 2010 елда — 2 012 571, 2020 елда — 2 091 175. Республикада сан буенча икенче урында — руслар. Сүз уңаеннан, алар шулай ук арткан: 2010 елда — 1 501 369, 2020 елда — 1 574 804.
Татарстанда чуашлар өченче урында, гәрчә аларның саны кимесә дә. 2010 елда аларның саны 116 252 булган, ә 2020 елда — 90 474. Алга таба удмуртлар һәм керәшеннәр килә — 21 327 һәм 25 189 кеше. Татарстанда башкортлар да бераз кимегән: 2010 елда алар 13 726 кеше булса, 2020 елда — 11 029.
На третьем месте по численности в Татарстане чуваши, хотя их число сократилось. В 2010 году их насчитали 116 252, а в 2020-м — 90 474. Далее идут удмурты и кряшены — 21 327 и 25 189 человек. Башкир в Татарстане также стало чуть меньше: в 2010-м их проживало 13 726, в 2020 году — 11 029.