(2 гыйнвар 2020) Гадәт буенча, Яңа елның беренче көннәрендә Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты узган ел эшчәнлегенә саннарда нәтиҗә ясадылар.
БАРЫ ТИК САННАР
2019 елда Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында үткән 250 мәдәни-масса чараны 50 меңнән артык кеше тамаша кылды. Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты Казанда барлыгы 500дән артык чарада оештыручы һәм катнашучы ролен үтәде. Муниципаль берәмлекләрдәге Ассамблея вәкиллекләре һәм дуслык йортлары республикада узган 2 мең чарада катнашты.
ЯҢА РЕКОРДЛАР КУЯБЫЗ
ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан оештырылучы «Йортыбыз Татарстан» Республикакүләм этномәдәни фестиваленең зона турларында 2,5 меңнән артык кеше катнашты: 322 коллектив һәм аерым башкаручы, 32 милләт вәкиле. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештырылган гала-концертта зал тулы иде.
БЕРГӘЛӘП БИИБЕЗ
Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында 5 яңа иҗат коллективы барлыкка килде: «Вардзиа» грузин биюе ансамбле, «Хумо» үзбәк биюе ансамбле, «Аталан» чуаш хореография коллективы, «Фантазия» немец хореография коллективы, «Гвоздика» немец хор коллективы. Бүгенге көндә Дуслык йортында барлыгы 20 иҗат коллективы эшли.
БӘЙРӘМНӘР ГЕНӘ ТҮГЕЛ
Көч структуралары, министрлык һәм ведомстволар вәкилләре, милли-мәдәни автономияләр лидерлары катнашында Дуслык йортында узучы «түгәрәк өстәл» утырышлары вакытында диалог форматында миграция өлкәсендәге күп кенә мәсьәләләр чишелеш тапты. Дуслык йортында аена кимендә бер тапкыр чит ил вәкиллеренең рус телен белүләрен тану буенча комиссия утырышлары узды.
БЕЗНЕҢ ТӘҖРИБӘ БЕЛӘН КЫЗЫКСЫНАЛАР
Ел дәвамында Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән (шул исәптән Кыргызстан, Таджикистан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Казахстан, Әрмәнстан, Вьетнам, Германия, Мисыр, Бөекбритания, Словакия, Польша, Австрия, АКШ, Төркия) килгән 40 делегацияне кабул итте. Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ОБСЕ) Милли азчылык мәсьәләләре эшләре буенча Югары комиссары Ламберто Заньер җитәкчелегендәге делегация әгъзалары Дуслык йорты белән үз оешмалары арасында охшашлыклар тапты.
БЕЗ ДӘ БЕЛЕМ АЛАБЫЗ
Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты вәкилләре федераль дәрәҗәдәге 13 чарада катнашты — Пермь, Түбән Новгород, Мәскәү, Ханты-Мансийск, Якутия, Чабаксар, Мисыр, Ижау, Әстерхан шәһәрләре, Кемерово өлкәсендәге форум, конференция, семинарлар.
РОССИЯНЕҢ БАШКА ТӨБӘКЛӘРЕНӘ БЕЗНЕ ҮРНӘК ИТЕП КУЯЛАР
Халыклар дуслыгы йортының «Дуслык һәм татулык дәресләре» интерактив мәдәни-белем бирү проекты милли мәсьәләләр өлкәсендәге иң әйбәт практиклар II Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Конкурс нәтиҗәләрен Ханты-Мансийскта узган Милли бердәмлек форумында ясадылар, ә җиңүчеләрне Мәскәүдә үткән Россия халыклары Ассамблеясе Советы һәм Россия халыклары яшьләр Ассамблеясенең Үзәк координацион Советы киңәйтелгән утырышында бүләкләделәр.
РАЙОННАРГА ЧЫГАБЫЗ
30 меңгә якын мәктәп укучысы «Дуслык һәм татулык дәресләре» проектын яңа форматта күрде. 2019 елда проект географиясен киңәйтте. Россия Президенты гранты ярдәмендә күчмә Дәресләр Татарстанның 10 шәһәрендә узды. Моннан тыш мәктәп педагоглары өчен үз җирлекләрендә Дәресләрне оештыру буенча методик киңәшләр дә әзерләнде. Алардан шулай ук Мәдәният йорты, Дуслык йорты һәм милли-мәдәни үзәкләр куллана ала.
ПАРТНЕРЛАР БЕЛӘН ЭШЛИБЕЗ
Дәүләт милли сәясәте өлкәсендә Халыклар дуслыгы йорты 4 мәдәният һәм фәнни-белем бирү учреждениеләре белән уртак проектлар булдырды: А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәге, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Казан дәүләт мәдәният институты, Казан (Идел буе) федераль университеты. Шундый проектларның берсе – ТАССРның 100 еллыгына багышланган тематик календарь чыгару. Әлеге календарьга КФУның этнографик музееннан алынган Идел буе халыкларының уникаль фотоархивы бастырылды.
ТАТАРСТАН ХАЛЫКЛАРЫ МӘДӘНИЯТЕН ЧИТ ИЛДӘ КҮРСӘТӘБЕЗ
Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йортының иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылары Испания һәм Франция буенча барган зур басштабтагы фестиваль турнесында катнашты. Гастрольләр бер айга якын дәвам итте. Россия, Испания, Франция, Мексика, АКШ, Германия, Португалия һәм башка ил артистлары үз талантларын да курсәттеләр, башкаларның мәдәниятен дә үзләштерделәр. Бу – халык дипломатиясе дип атала.
ХЕЗМӘТТӘШЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТӘБЕЗ
Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм алыклар дуслыгы йорты булышлыгы белән ТР удмуртларының милли-мәдәни автономиясе Бөтенроссия лидерлар конкурсында җиңү яулады. Конкурс нәтиҗәләре Пермьдә узган Бөтенроссия милли бердәмлек форумында игълан ителде. Әлеге форумда илебезнең 50 төбәгеннән 600 хакимият органнары вәкилләре, галимнәр һәм белгечләр катнашты.
ӘТНОМӘДӘНИ ХӘРӘКӘТ КАМИЛЛӘШӘ
Республика районнарында Халыклар дуслыгы үзәге рәвешендә милли-мәдәни оешмалар эшчәнлегенә ярдәм итәрлек яңа ресурс үзәкләр барлыкка килде. Алар 4 районда ачылды: Апас, Чүпрәле, Яңа Чишмә һәм Спасс. Бүгенге көндә Татарстанда 12 Халыклар дуслыгы йорты һәм Халыклар дуслыгы үзәге эшли.
МИКРОФОН ҖИБӘРЕЛГӘН
Милли тапшыру кысаларында «Россия 24» телеканалы эфирында Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты һәм ДТРК «Татарстан»ның уртак проекты – «Миллият сорау һәм – җавап» тапшыруының 40 чыгарылышы дөнья күрде. Кунак буларак студиядә Үзбәкстанның Казандагы Генконсулы Фәриддин Насриев, «Казан Кремле» директоры Зилә Вәлиева, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Төркиянең Казандагы Генконсулы Исмет Эрикан, республиканың башка танылган шәхесләре һәм, әлбәттә, Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли-мәдәни автономияләре вәкилләре булды. Тапшыруның беренче чыгарылышлары Әзербайҗан башкаласы Баку һәм Кытай халык Республикасыннан «Дуслык күперләре» дип аталган яңа форматта чыкты.
БЕЗ ИНТЕРНЕТ КИҢЛЕГЕНДӘ
Бүгенге көндә 46 сайтны үз эченә алган Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты Порталында 6 мең язма, 240 фото һәм видеоматериал урнаштырылды. Ел буена Портал 270 мең тапкыр каралган. Хәзерге минутта шушы юлларны укыйсыз икән, димәк, алда әйтелгән сан тагын бергә артты.
ЛАЙКЛАР ҖЫЯБЫЗ
Без социаль челтәрләрдә дә бар. Инстаграм һәм Вконтакте битләребез яңа дусларны көтеп кала.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге