(29 гыйнвар, 2016 ел) Татарстан Милли китапханәсендә әнә шул исем белән аталган әдәби музыкаль кичә булып узды. Китапхандә эшләп килүче «Дәрья» әдәби кунакханәсе әдәбият сөючеләрне Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев белән очраштырды.
Шагыйрь, язучы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның дәүләт премияләре лауреаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе заманында үзе дә әлеге китапханәнең директоры булып торды. Әдәби кичәдә язучының иҗаты барланды һәм ул күңелендә йөрткән уй-хыялларын килгән кунакларга җиткерде.
Күп санлы китаплар авторы, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев иҗатына багышланган шигъри музыкаль кичәдә әдәби подиум тәкъдим ителде. Китапханә киштәсенә милли киемнәрдән киенгән кызлар халык шагыйренең төрле елларда нәшер ителгән китапларын җыелган кунакларга күрсәтеп китапханә киштәсенә тезделәр. Танылган опера җырчысы Татарстан һәм Россиянең халык җырчы, Разил абыйның авылдашы, дусты Рафаэль ага Сәхәбиев һ.б җырчылар шагыйрь сүзләренә иҗат ителгән әсәрләр башкарды. Танылган Г.Камал артистлары шигырьләрен укыды. Ә язучының дуслары, иҗаташлары Разил абыйга нисбәтле хатирәләр белән уртаклашты.
«Шигырьләрем исә язмыйча түзеп булмаган очракта гына туа. Җырлар да элеккечә күп язылмый. Иҗат ягыннан фикер йөрткәндә, соңгы еллар – минем өчен бик үк уңышлы чор түгел. Минем белән актив иҗат иткән композиторлар инде якты дөньяда юк. Фасил Әхмәтов, Мирсәет Яруллин, Рәшит Абдуллин, Рөстәм Яхин бакыйлыкка күчкәч, мин ятим калган кебек булдым. Ул буын китеп барды. Язучы буларак башкарасы гамәлләрем шактый җыелды, – ди халык шагыйре. – Олы яшькә җиткәч мәхәббәт турында шигырь язарга әллә ничек. Проза әсәрләренә игътибарымны юнәлтәсем килә.Театрлар тәкъдиме буенча яза башлаган, ләкин әле төгәлләнеп бетмәгән пьесаларым бар. Чыннан да, драматургия янә ныклап кызыксындыра башлады мине. Хәзерге вакытта роман-хроника калыбындагы зур әсәр язарга ниятлим. Анда соңгы 20-30 ел эчендә республикабызда булган хәлләр бәян ителәчәк. Мин үзем шул вакыйгалар эчендә кайнадым. Документаль әсәрдә төрле фактлар, минем уйлануларым, фикерләрем булачак. Бу чор эчендә Татарстанда нинди генә вакыйгалар булмады?! Мәскәү белән бәйлеләре дисеңме, үзебезнең милли хәрәкәтне аласыңмы! Мин көндәлекләр алып барам. Ул көндәлекләрдә республикабыз өчен мөһим булган һәм шәхсән үзем белән бәйле вакыйгаларны терким. Теге яки бу күренешләргә, вакыйгаларга үземнең аңлатмаларымны бирәм. Ул вакыйгаларның, аерым шәхесләрнең милләтебезгә йогынтысын ачыклыйм. Кыскасы, язылачак әсәремә чимал туплыйм…», – ди әдибебез.