Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Бу җәйдә Россиядә һәм чит илләрдә барлыгы 354 Сабантуй узачак

Бу җәйдә Россиядә һәм чит илләрдә барлыгы 354 Сабантуй узачак

admin 09.06.2018

(9 июнь 2018) XVIII федераль Сабантуй 6 һәм 7 июль көннәрендә Чебоксарда, IХ Россиякүләм авыл Сабантуе — 14 июль көнне Курган өлкәсендә. Мәскәүдә әлеге бәйрәм 21 июльдә, ә Петербург Сабантуе Энколово авылында 30 июньдә үтәчәк.

DVf4TeZX4AABzfQ

Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә бәйрәм 23 июнь көнне, Татарстанның авыл җирлекләре һәм район үзәкләрендә — 16-17 июнь, Башкортостанда — 30 июнь, Марий Эл районнарында — 10 июньнән 14 июльгә кадәр, Мордовиядә — 24 июнь, Удмуртиядә — 23-20 июнь көннәрендә узачак. Көннәре күрсәтелгән тулы исемлекне Бөнедөнья татар конргессы сайтында табарга мөмкин.

Россия һәм СНГ илләреннән тыш Сабантуй Австарлия, Австрия, Бельгия, Болгария, Бөекбритания, Венгрия, Германия, Израиль, Испания, Италия, Канада, Кытай, Латвия, Литва, Польша, АКШ, Төркия, Финляндия, Франция, Чехия, Швейцария, Швеция һәм Эстониядә бәйрәм ителәчәк.

Сабантуй — татар һәм башкортларда язгы кыр эшләре бетү уңаеннан үткәрелүче милли бәйрәм. Ул Россиянең күп кенә шәһәрләрендә зурлап уздырыла. Гадәт буенча, башта бәйрәм авылларда уза, соңыннан – районнарда һәм шәһәрләрдә. Борынгы заманнарда Сабантуйны уңдырышлылык рухлары юмартлыгына һәм алдагы елларда әйбәт уңыш алуга өметләнеп уздырганнар.

Сабантуйда җырчылар һәм биючеләр чыгыш ясый, милли спорт төрләре буенча ярышлар оештырыла. Федераль Сабантуй һәр елны яңа шәһәрдә бәйрәм итәләр.

Нацакцент

Продолжить чтение

Назад: Казанлыларны Дуслык Парадына чакыралар
Далее: Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Казанда «Без Кемльне яратабыз!» фестивале узды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57