Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Буа һәм Арчада күпмилләтле концерт тәкъдим иттеләр

Буа һәм Арчада күпмилләтле концерт тәкъдим иттеләр

admin 29.08.2019

(29 август 2019) Гастроль туры кысаларында Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты иҗат коллективы республиканың Буа һәм Арча районнарында «Мы вместе – Без бергә» концерт программасын куйды.

WhatsApp Image 2019-08-28 at 19.06.28

Буада тамашачыларны район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев сәламләде.

Концерт программасында «Сантош» һинд биюе ансамбле солисты Ләйсән Шакирова, ТР төрекләренең «Анадолу» милли-мәдәни автономиясе яшьләр бүлеге активисты Диләрә Дамар, «Гулрез» таджик биюе коллективы солисты Зариф Зарифов, вокалчы Оливер Мукенди һәм концертны алып баручы Анжелика Вакилова катнашты.

Чараны барлыгы 250 кеше тамаша кылды.

Ассамблея һәм Дуслык йорты иҗат коллективының икенче төркеме Арча районында чыгыш ясады. Биредә тамашачыларны ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова һәм ТР Арча районы башлыгы Илшат Нуриев сәламләде.

Концертта «Айбагыр» керәшен фольклор ансамбле, вокалчылар Роза Габдрахманова һәм Рәмис Идрисов, «Вардзиа» грузин биюе ансамбле катнашты. Чараны Зәмирә Рәҗәпова алып барды.

Концертка 180 арчалы килгән иде.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Татарстанның иҗат коллективларына кулдан эшләнгән 10 тальян бүләк ителәчәк
Далее: Иске Татар бистәсендә «Казан сөлгесе» – «Казанское полотенце» фестивале лауреатлары чыгыш ясады

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57