(2 февраль) Татарстан халыклары Ассамблеясының Әзербайҗан милли-мәдәни автономиясе яшьләре дә бу көнне тантаналы бәйрәм чаралары уздыра.
Яшьләр көнен билгеләп үтү гадәте 1996 елның 2 февралендә Әзербайҗан яшьләренең Беренче Форумыннан башлангыч ала. Моннан 18 ел элек яшьләр оешмалары алдында торган бурычлар, аларның хокуклары билгеләнә. Яшьләр проблемаларын нәтиҗәле хәл итү буенча чаралар билгеләнә. Беренче Форум Әзербайҗан яшьләре хәрәкәтен җанландырып җибәрә. Ә инде 1997 елдан Әзербайҗан Республикасы Президенты Гейдар Алиев 2-нче февральне Әзербайҗан яшьләре көне итеп игълан итә.