(22 май, 2016 ел) Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы рәисе Фәрид Мөхәммәтшинның бүген туган көне.
Фәрид Хәйрулла улы Мөхәммәтшин 1947 елның 22 маенда Әлмәт шәһәрендә туган.
1972 елда – производствода эшләгән килеш Әлмәт газ сәнәгате техникумын, 1979 елда – Уфа нефть институтын, 1986 елда Сарытау югары партия мәктәбен тәмамлый. 15 яшендә Миңнебай газ-бензин заводында токарь булып эшли башлый. Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Аннан кайтканнан соң, «Әлмәтнефть» нефть промыселы идарәсе җитештерүенең автоматлаштыру цехында контроль-үлчәү приборлары слесаре булып эшли.
1970 еллар башыннан Ф.Х.Мөхәммәтшин Әлмәт шәһәрендә партия, Совет һәм хуҗалык эшләрендә була: КПССның шәһәр комитеты сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы; халык депутатларының шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, беренче урынбасары, рәисе; КПССның шәһәр комитеты секретаре, икенче секретаре; «Әлмәтнефть» НГДУда катламнар басымын тоту өчен технологик сыекча әзерләү буенча идарә башлыгы.
1980 еллар ахырында Ф.Х.Мөхәммәтшин республика Хөкүмәтендә җаваплы урыннар били: сәүдә министры, Министрлар Советы Рәисе урынбасары, соңрак – Татарстан Республикасы Премьер-министры.
1998 елдан башлап хәзерге вакытта Фәрид Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советына җитәкчелек итә.
Дәүләт алдындагы казанышлары һәм халыклар арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга керткән зур өлеше өчен Дуслык ордены белән бүләкләнде (1997 ел, май).
Русия дәүләтчелеген үстерүдәге казанышлары һәм законнар чыгару эшчәнлегендә актив катнашканы өчен Мактау ордены белән бүләкләнде (2005 ел, ноябрь).
Татарстан Республикасы икътисадын үстерүдәге һәм федератив мөнәсәбәтләрне камилләштерүдәге казанышлары өчен Русия Федерациясе Хөкүмәтенең Мактау грамотасы һәм Русия Федерациясе Федераль Җыен Федерация Советының Мактау грамотасы бирелде.
«Ел спикеры» номинациясендә «Русия милли Олимпы» премиясенә һәм Русиянең иң югары иҗтимагый бүләге – «За Честь и Доблесть» орденына (2005 ел, ноябрь) ия булды.
«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнде.
Фәрид Мөхәммәтшин – сәяси фәннәр докторы, Русия Федерациясе Технологик фәннәр академиясе академигы. Федератив төзелеш, милләтара мөнәсәбәтләр, сәясәт һәм күчеш чоры икътисады проблемалары буенча күп санлы монографияләр һәм публикацияләр авторы.
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты коллективы барлык теләкләргә кушыла.
Хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы!
Күп еллар дәверендә Сез күпмилләтле Татарстан Республикасының уңышлары өчен хезмәт итәсез.
Сәяси аренада авторитет һәм гаржданлык җәмгыяте вәкилләре арасында лаелы хөрмәт казануыгыз – Сезгә хас булган актив гражданлык позициягез, эшегезгә булган тугрылыгыгыз һәм Татарстанның милли-дәүләт мәнфәгатьләрен тормышка ашыру процессына нык тартылуыгыз нәтиҗәсе.
Без Сезгә милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге мөһим проблемаларны чишү буенча хезмәтегез һәм Татарстан халыклары Ассамблеясына һәръяклап күрсәткән ярдәмегез өчен рәхмәтлебез.
Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм Дәүләтнең мөһим бурычларын үтәүдә уңышлар телибез. Тынычлык һәм иминлек, Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет юлдаш булсын!
Хөрмәт белән,
милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре, Татарстан халыкары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты коллективы