(15 февраль, 2016 ел) Бүген герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел. Татар халкының данлы улының туган көне уңаеннан, ил буйлап аны искә алу чаралары уздырыла.
М. Җәлилнең туган ягы − Оренбург шәһәрендәге һәйкәле янында бүген сәгать 15.00 дә патриотик акция үткәрелә. Сәгать 18.00 дә Максим Горький исемендәге Оренбург Дәүләт өлкә драма театрында аның истәлегенә тантаналы кичә уздыру ниятләнә.
Кичә исә Шарлык районының Муса Җәлил дөньяга килгән Мостафа авылында тантаналы чаралар булды. “Бессмертная песня – үлемсез җыр” митинг һәм искә алу кичәсе үткәрелеп, Шарлык районының иң яхшы татар коллективлары чыгыш ясады.
13 февраль көнне Муса Җәлилне Волгоград өлкәсе татарлары искә алды. Өлкәнең Максим Горький исемендәге китапханәсендә алар шагыйрьнең тормыш юлы белән якыннанрак танышып, Мостафа авылы хакында видеоролик карады, әдәби кичәдә М. Җәлилнең шигырьләре яңгырады.
Кичә, 14 февраль көнне, Татарстан Республикасының Әзербайҗан Республикасындагы даими вәкиллегенең актлар залында “Туган тел” республика татар мәдәни җәмгыяте тантаналы кичә үткәрде. Чараны оештыруга Россия мәгълүмати-мәдәни үзәге дә ярдәм күрсәткән.
Муса Җәлилне искә алу чараларын бүген Россиянең башка төбәкләрендә дә үткәрү ниятләнә. Мисал өчен, сәгать 12.00 дә Чиләбенең Тимерҗанов һәм Пушкин урамнары чатында митинг уздыру планлаштырыла. Анда мәктәп укучылары шагыйрьнең әсәрләрен төрле телләрдә укыячак. Шуннан соң һәйкәлгә чәчәкләр салу, Муса Җәлил истәлегенә дип чыгарылган истәлек медальләре тапшыру тантаналары була.
Митингта Чиләбе өлкәсе закон чыгару органы җитәкчесе Александр Журавлев, өлкәнең мәдәният министры Алексей Бетехтин, мәгариф һәм фән министры Александр Кузнецов, Чиләбе өлкәсе татарлар конгрессы рәисе Лена Колесникова һ.б. рәсми затлар катнашуы көтелә.
Моннан тыш, бүген өлкәнең “ОТВ” телеканалында “Читаем Джалиля” телевизион циклы башлана. 27 февральдә исә Чиләбедә Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган өлкә шигырь укучылар конкурсының финалы уздырылачак.
Мәскәүнең татар җәмәгатьчелеге Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуны зурлап уздырырга җыена. Мисал өчен, бүген Мәскәүдәге Әсәдуллаев йортында Альбина Әбсәләмованың “Вечный человек” дип исемләнгән китабы презентацияләнәчәк. Басма Татарстанның фронтта булган мәдәният хезмәткәрләренә багышлана. Әлеге китапта Муса Җәлил, аның көрәштәшләре турында мәгълүмат та бар. Кичен шул ук сәхнәдә концерт уздыру ниятләнә. Анда, танылган артистлар белән бергә, яшь башкаручылар да чыгыш ясаячак. Шул исәптән Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева һәм аның улы Михаил Метрофанов-Җәлил дә чыгыш ясар дип көтелә.
Моннан тыш, Ленинград өлкәсенең Тосно, Кыргызстанның Бишкәк һәм Каракол, Үзбәкстанның Карши һәм Сәмәрканд, Казакъстанның Астана, Алматы, Семипалатинск, Күкшәтау, Беларусьның Минск, Литваның Клайпеда, Венгриянең Будапешт, Германиянең Франкфурт, Италиянең Рим калаларында һәм татарлар тупланып яшәгән башка төбәкләрдә татар җәмәгатьчелеге Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуны билгеләп үтә.