(8 апрель 2015) Мәдәни чарада Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге “Яңа музыка” камера оркестры да катнашуы көтелә.
Бүген сәгать 18.00 дә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында, “Музыка тынычлык яклы” (“Музыка за мир”) проектында катнашучылар белән берлектә, концерт була. Мәдәни чарада Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге “Яңа музыка” камера оркестрының да катнашуы көтелә. Керү — ирекле.
Бу хакта “Татар-информ” МАда узган матбугат конференциясендә “Музыка тынычлык яклы” хәйрия проектын оештыручылар Виталий Ватуля һәм Мария Немцова хәбәр итте.
Мария Немцова сүзләренчә, концертта аларның проектларында җиңү яулаган башка республика вәкилләре дә чыгыш ясаячак.
“Чараны Моцартның “Саксафон өчен концерты” ачып җибәрәчәк, фортопьяно өчен язылган концертны, Француз композиторларының да көйләрен тыңларга мөмкин булачак”, — диде Виталий Ватуля.
Концерттан тыш, Казан музыка мәктәпләрендә һәм училищеларында укучы балаларга мастер-класслар бирү дә каралган.
Казаннан соң проектны оештыручылар Минск, Киев, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә дә гала-концертлар белән чыгыш ясарга ниятли.