(20 март 2015) Бу көнне Җирнең бөтен урыннарында (котып өлкәләреннән тыш) көн белән төн озынлыгы тигез диярлек. Көн озынлыгы нәкъ ярты тәүлек — 12 сәгать булганлыктан, Кояш 6 да чыга, 18 сәгатьтә бата (җирле вакыт белән).
Язгы көн-төн тигезлеге быел 20 мартка туры килә. Бу көннәрдә Кояш төгәл көнчыгышта чыга һәм төгәл көнбатышта бата диярлек.
Көн белән төн тигезләшкән бу көннәрдә ата-бабалардан килгән «Яңа көн” (Нәүрүз) бәйрәм ителә. Төркмәнстан, Әзербайҗан, Таҗикстан, Иран, Әфганстан, Төркия һәм кайбер башка мөселман илләрендә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән гыйбарәт.
Идел буе татарлары Нәүрүзне чәчүгә чыгар алдыннан бәйрәм иткәннәр. Нәүрүз көннәрендә йорттан-йортка кереп «нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Нәүрүз көнне кешеләр күңелендә гел игелек кенә булырга тиеш саналган. Ул изгелек булып аның үзенә үк кайтачак. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай үтәр дип уйлау күбрәк шатлану, башкаларга куаныч өләшү теләген уяткан. Кеше үз өстендәге бурычлардан да котылырга тырышкан.