(13 март 2015) Бүген Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда Илһам Шакировның 80 яшьлек юбилее уңаеннан зур концерт узачак. Анда Ренат Ибраһимов, Надежда Бабкина, Алсу, Альберт Әсәдуллин, Хәния Фәрхи, Дина Гарипова, Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина һәм башка бик күп танылган җырчылар һәм коллективлар катнашачак. Юбилей кичәсе Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырыла. Татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакировның исеме белән татар музыка мәдәниятенең тулы бер чоры бәйләнгән. Аның кабатланмас тавышы борынгы милли көйләребезнең бөтен моңын, хисси тирәнлеген ачып бирергә кабилиятле. Атаклы җырчының матур тембрлы тавышы, башкару осталыгы, әсәрләрне сайлауда талымлы булуы, зур таланты тамашачыларны еллар дәвамында әсир итә килде. Илһам Шакировның иң яраткан жанры – «озын көй» – аңа табигатьтән бирелгән моңын тапшыру өчен аеруча кулай жанр булды.
«Вакыт ага гына, аны туктатып булмый. Гомер уза, дип көенмим, узган еллар эчендә мин бик күп нәрсәләр эшләргә өлгердем – дөнья гиздем, анда татарлар белән очраштым, алар өчен дә, башкалар өчен дә җырладым. Гомумән, әгәр кешенең җанында моң яшәсә, ул беркемгә дә явызлык кылмаячак, дип саныйм. Шуңа күрә дә сабыйлар күңеленә бишектән җыр-моң салырга кирәк – алар шәфкатьле, миһербанлы булып үссен», — диде Илһам Шакиров.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте