(2 апрель 2015) Татарстан һәм Белоруссия төрле өлкәләрдә, шул исәптән мәдәният өлкәсендә дә актив хезмәттәшлек итә. Россия һәм Белоруссия халыклары бердәмлеге көне уңаеннан 2 – 4 апрельдә Казанда Белоруссия киносы көннәре уздырыла. Фильмнар «Мир» кинотеатрында һәм Халыклар дуслыгы йортында күрсәтеләчәк.