Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Бүген Россия халыклар дуслыгы университеты үзенең 55 еллык юбилеен билгеләп үтә

Бүген Россия халыклар дуслыгы университеты үзенең 55 еллык юбилеен билгеләп үтә

admin 05.02.2015

(5 февраль) 1960 елның 5 февралендә Советлар Союзы Министрлар Советы Россия халыклар дуслыгы университетын булдыру турында Карар кабул итә. Ул вакытта әлеге уку йорты Патрис Лумумба исемендәге халыклар дуслыгы университеты дип атала. 1992 елның 5 февралендә югары уку йорты Россия халыклар дуслыгы университеты дип үзгәртелә.
1965 елда Университет үзенең беренче студентларын чыгара. Дөньяның 47 иленнән 228 белгеч Университет дипломын ала. Ун елдан соң, 1975 елда, дөньяның 89 иле өчен 5600 белгеч әзерләнә. 2006 елда 500000-нче диплом тапшырыла. Аны Эквадордан инженер факультеты студенты Хосе Атиенсия Вильягомес ала. 2014 елда Университетта 152 илдән 27000 студент белем ала. Шунысын да әйтергә кирәк, Россия халыклар дуслыгы университеты югары уку йортларының бөтендөнья рейтингында 500 иң яхшы уку йортлары исемлегенә керә. Ә Россиядә — беренче 10-лык исәбендә.
Университетта 450 милләт вәкиле укый. Тулай торакта бер бүлмәдә берничә милләт студенты яши. Мондый принцип белән урнашу бер-береңне күбрәк белергә, һәрвакыт бергә булырга, чын дуслык хисләрен тоярга булыша.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57