Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Россия
  • Бүген Россиядә хәтер һәм кайгы көне

Бүген Россиядә хәтер һәм кайгы көне

admin 22.06.2020

(22 июнь 2020) 79 ел элек Вермахт һәм нацист Германиясе сателлитлары гаскәрләре СССР чикләрен узып, сугыш игълан итмичә, Киев, Минск, Ригу, Севастополь һәм башка совет шәһәрләренә һөҗүм итәләр. 1418 көннән торган Бөек Ватан сугышының беренче көне әнә шулай башланып китә.

22 июнь – Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көн сугышта хәлак булган, фашистлар тоткынында газапланган, тылда ачлык һәм кимлектән үлгәннәр турында искәртеп тора.

1941 елның 22 июнь иртәсендә, сугыш игълан итмичә, фашист Германиясе Советлар Союзына һөҗүм итә, хәрби һәм стратегик объектлар, күп кенә шәһәрләргә бәрә. Шулай итеп 1418 көн һәм төнгә сузылган Бөек Ватан сугышы башлана. Бу сугышла СССР 27 миллионга якын кеше югалта, әмма Җиңү яулый.

Авыр кан койгыч сугышта совет халкы, күпмилләтле халык, Европа халкын фашистлык хакимлегеннән азат итүгә һәм Гитлер гаскәрләрен тар-мар итүгә хәлиткеч өлешен кертә. Бу көнне күп кенә илләрдә дәүләт әләмен төшерәләр, сугышны һәм анда хәлак булганнарны искә алалар. Шулай ук шәм яндырып, һәйкәл һәм мемориалларга чәчәкләр салып, төрле истәлек чаралары оештыралар.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Тоталь диктантка теркәлү узу башланды
Далее: Россия халыклары әкиятләреннән торган «Лукоморье» бушлай кушымтасы чыккан

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57