Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Бүген Россиякүләм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Бүген Россиякүләм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

admin 08.07.2016

(8 июль, 2016 ел) Ел саен 8 июль көнне илебездә Россиякүләм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Тәүге тапкыр әлеге бәйрәм гаилә елы дип игълан ителгән 2008 елда үтте.

Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан кертелде. Шунысы игътибарга лаек, бу көнне бәйрәм итү инициативасы Россиянең барлык традицион дини оешмалары тарафыннан уңай гамәл дип табылган. Чөнки әлеге бәйрәм барлык дин вәкилләре өчен уртак.

Гаилә бәйрәменең “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” (“За любовь и верность”) истәлекле медале  һәм үз символы – ромашка бар. Ромашка чәчәге электән мәхәббәт символы булып саналган.

romashki_25

Илебездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне елдан ел популярлаша бара. Күп кенә шәһәрләрдә җирле хакимият һәм иҗтимагый оешмалар булышлыгы белән бәйрәм чаралары үтә: бәйрәм концертлары, төрле күргәзмәләр, күп балалы гаиләләрне, 25 елдан артык бергә гомер иткән парларны бүләкләү, хәйрия акцияләре.

Сүз уңаеннан, яшьләр арасында бу көнне укылган никах бәхет китерә дигән ышану бар.

Шулай ук бу көнне Россия шәһәрләрендә һәм төбәкләрендә “Миңа тормыш бүләк ит!” (“Подари мне жизнь!”) мәгълүмати-белем бирү акциясен уздыру гадәткә керде. Әлеге акция Россиядә көмәнлелекне өзү (аборт) очракларын киметү һәм гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәледерлгән.

Һәм, әлбәттә, бүгенге дата – гаиләңне, якыннарыңны кайгырту өчен бер дигән мөмкинлек. Чөнки бу бәйрәмне һәр йортта куанып каршы алалар.

Исегезгә төшерәбез, Халыкара Гаилә көне ел саен 15 май көнне билгеләп үтелә.

© Calend.ruдан тәрҗемә ителде

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57