Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Арча районында 6000 гә якын кеше татарча диктант язды

Арча районында 6000 гә якын кеше татарча диктант язды

admin 14.11.2025

Бүген Арча районында алты меңгә якын кеше татарча диктант язды. Әлеге акциягә районның картлар йортында яшәүчеләр дә кушылды. Мәдәният өлкәсе, мәгариф идарәсе, мәктәп, көллият укучылары, барлык теләк белдергән кешеләр үзләренең татар телен белү дәрәҗәсен тикшерә алды.

Арча муниципаль районы матбугат үзәге

«Шунысы куандыра, районыбызда Татарча диктантны язучылар саны елдан-ел арта. Бу елны беренче тапкыр Арча районының картлар йортында яшәүче 15 кеше язды», — дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессының Арча җирле оешмасы җитәкчесе Гөлнара Гарипова.

Быел «Татарча диктант» акциясе унынчы тапкыр үткәрелә һәм күренекле галим, мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышлана.

Акция бүгенге көндә Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган мөһим проектларның берсе.

Татарча диктантны 14–16 ноябрь көннәрендә Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать 10да барлык теләүчеләр яза ала.

ТХДЙ мәгълүмат үзәге, Татар-информ материаллары буенча

Continue Reading

Previous: Казанда Георгий Ибушевның 40 еллык сәхнә иҗатына багышланган музыкаль кичә үткәрделәр

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57