Бүген Казанда Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында милли-мәдәни берләшмәләр, Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкилләре, республиканың күпмилләтле яшьләре катнашында Мәңгелек утка һәм Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Чара, гадәттәгечә, «Бөек еллар алдында баш иябез» шигъри акциясе кысаларында дөньяның төрле телләрендә сугыш турында шигырьләр уку белән үрелеп барды. Чәчәк салу тантанасында Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.(ФОТО)
«Без ел саен Җиңү көне алдыннан халкыбыз күрсәткән батырлыкка хөрмәт һәм ихтирам күрсәтү өчен җыелабыз, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, – Халкыбыз фашизмны җиңде, илебезне, фашизм канат җәйгән Европа илләрен дошманнан азат итте».
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халыклары ассамблеясына, республиканың милли-мәдәни автономияләренә Ватаныбыз геройлары турындагы мәңгелек хәтерне саклаулары өчен рәхмәт белдерде. «Безнең бурычыбыз – исәннәргә һәм инде арабызда булмаганнарга игътибар күрсәтү. Һәм бу эш актив алып барыла, шул исәптән сезнең катнашта да, – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе, – аерым алганда, Бөек Ватан сугышында катнашучылар җирләнгән урыннары тәртипкә китерелә. Без буыннан-буынга сугыш һәм каһарманнарыбызның батырлыклары турындагы дөреслекне тапшырырга тиешбез. Һәм бүген республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, депутатлар корпусы, республика Хөкүмәте исеменнән барыгызны да Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм һәм хәтерләрдә саклаганыгыз өчен рәхмәт белдерәм».
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук 175 милләт вәкиле дус һәм тату яшәгән республикада Билгесез солдат монументына чәчәкләрне төрле милләт яшьләре бергәләп салуының символик мәгънәгә ия булуын билгеләп үтте.
«Бүген без, чәчәкләр салып, Ватанны саклаганда һәлак булганнарга рәхмәтебезне белдерәбез, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Без шулай ук инде олыгаеп, төрле авырулардан, катлаулы хәлләр кичерүдән елдан-ел кими барган исәннәргә дә хөрмәт күрсәтәбез. Алар бик зур игътибарга лаек».
Чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Тантаналы чара күпмилләтле мәктәптә тәрбияләнүчеләрнең сугыш турындагы шигырьләрен дөньяның төрле телләрендә – рус, татар, чуаш, мари, мордва, белорус, үзбәк, таҗик һәм казах телләрендә уку белән дәвам итте.
Чәчәк салу тантанасында шулай ук РФ Федерация Советының Регламент һәм парламент эшчәнлеген оештыру комитеты рәисе урынбасары Александр Терентьев, РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Дәүләт Советы депутатлары Светлана Захарова, Айрат Зарипов, Ирина Терентьева, Нәҗип Хаҗипов, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, республиканың яшьләр оешмалары вәкилләре катнашты. Чара гадәттәгечә Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясе инициативасы һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән уздырылды.
