Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Бүген Минтимер Шәймиев туган көне

Бүген Минтимер Шәймиев туган көне

admin 20.01.2025

Бүген Татарстанның Дәүләт киңәшчесе, ТР  тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу республика Фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев туган көнен билгеләп хтә. Аңа 88 яшь тулды.

Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туа. М.Ш.Шәймиевнең бабасы — Шәймөхәммәт урта хәлле, таза тормышлы игенче булган. Коллективлаштыру елларында, кулак дип санап, аны йортыннан, мал-туарларыннан мәхрүм иткәннәр. Минтимер Шәриповичның атасы — Шәһишәрип ага Шәймиев бөтен гомере буена авыл хуҗалыгында эшли (26 ел дәвамында колхоз рәисе булып тора).

shaimiev

1991 елның 12 июнендә Татарстан Республикасының беренче Президенты итеп сайлана. Күпмилләтле республикада тынычлык һәм иминлекне ныгыту, катлаулы социаль-икътисадый проблемаларны хәл итүдә беренче чиратта Минтимер Шәймиев өлеше зур. 1992 елда Татарстанда милли-мәдәни җәмгыятьләр Ассоциациясе булдыру турында резолюциягә дә  Минтимер Шәрипович  кул куя. Шул ук елда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашында Татарстан халыкларының беренче корылтае уза. Минтимер Шәймиев ике мәртәбә (1996 елның 24 мартында һәм 2001 елның 25 мартында) ул яңадан Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлана.

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм  Дуслык Йорты да котлауларга кушыла һәм Минтимер Шәрип улына ныклы сәламәтлек тели.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57