Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Чабаксарда «Рәссам-мирас» татар рәссамнары күргәзмәсе ачылды

Чабаксарда «Рәссам-мирас» татар рәссамнары күргәзмәсе ачылды

admin 07.12.2017

(7 декабря 2017) Чуваш республикасының башкаласы Чабаксар шәһәрендә иҗтимагый-мәдәни татар хәрәкәтенең – 30, Бөтентатар иҗтимагый-мәдәни үзәкнең – 20, Чуваш Республикасының милли-мәдәни татар автономиясенең 10 еллыгы уңаеннан чаралар бара.

Тамаша Чуваш республикасының Халыклар дуслыгы йортында 14.00 сәгатьтә башланды. Килгән кунаклар беренче булып Чуваш Республикасы рәссамнары күргәзмәсе ачылышын күрде. Күргәзмәдә Вагыйз Камалетдинов, Мидхәт Шакиров, Вәсилә Заһретдинова, Илгиз Заһретдинов һәм Илгизәр Басыровның эшләре тәкъдим ителде.

«Чуваш Республикасындагы 37 мең татар арасында 5 профессиональ рәссам булу – безнең зур байлыгыбыз. Алар барысы да танылган, дан казанган рәссамнар. Кемдер бу дөньяда байлыгын йортлар, машиналар белән күрсәтә, ә менә рәссамнарыбыз халкыбызның байлыгы», – диде Чуваш Республикасының татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров рәссамнарга һәм килгән кунакларга Татарстан һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәламнәрен җиткерде.

«Чуваш Республикасында милли-мәдәни автономиянең эшчәнлеге бик актив. Монда килгән кунакларның барысын да Татарстан белә, таный, данлыклый. Бу 5 татар рәссамы Татарстан белән Чуваш республикасын берләштерүче күпер булып тора. Рәсемнәрдә татар яшәеше, татар рухы чагылдырылган», – диде Данис Шакиров.

Чуваш Республикасының лаеклы рәссамы, Россиянең рәссамнар союзы әгъзасы Вагыйз Камалетдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә күргәзмәдә урын алган рәсемнәре турында сөйләп китте.

«Монда минем соңгы ике елда төшерелгән рәсемнәрем урын алды. Алар барысы да Кырымда эшләнелде. Кырым үзенчәлеге белән рәссамнарны үзенә тарта. Күргәзмәдә 15е урын алды», – диде ул.

Данис Шакиров һәм Фәрит Гыйбатдинов рәссамнарга үзләренең истәлекле бүләкләрен һәм рәхмәт хатларын тапшырды.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты белән Санкт-Петербургның Милләтләр йорты үзара килешү төзеде
Далее: «Мирас» ансамбле җитәкчесенә ТР атказанган артисты исеме бирелде

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57