(12 октябрь 2021) Автошәһәрнең милли җәмгыятьләре Халыклар дуслыгы йорты бинасыннан үз әйберләрен чыгаралар. Бинада капиталь ремонт башлана.
Учреждениедә бу вакыйганы күптән көттеләр. Хезмәткәрләр һәм милли җәмгыятьләр вәкилләре әлеге үзгәрешләрнең Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында башлануы символик мәгънәгә ия дип саный.
Проект-смета документациясен эшләүгә республика бюджетыннан 75 миллион сум бүлеп бирелгән. 3 мең квадрат метрдан артык мәйданлы бинада капиталь ремонтны Яңа елга кадәр тәмамлау планлаштырыла.
«Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты 22 милли җәмгыятьне һәм 20 милли ансамбльне берләштерә. Биредә даими рәвештә фольклор фестивальләр, концертлар һәм конкурслар уза, шәһәрдә яшәүче халыкларның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын өйрәнү буенча якшәмбе мәктәпләре эшли.
Һәр милли җәмгыятьнең милли стильдә бизәлгән үз кабинеты бар.
Башта «Чишмә»нең ике катлы бинасы транспорт электр җиһазлары заводының (хәзер «Татэлектромаш» фәнни-җитештерү берләшмәсе» ААҖ) Мәдәният йорты булган. 2000 елда анда ремонт ясалган һәм бина милли җәмгыятьләр кулланышына тапшырылган.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге