(27 декабрь 2019) Tvil.ru ял итү өчен торак броньлау буенча Россия сервисы социаль челтәр кулланучылары арасында иң яхшы татлы ризыкларны ачыклау өчен сораштыру үткәргән. Әлеге исемлектә чәкчәк икенче урынны алган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беренче урында — Кырым нугасы һәм Абхазия чурчхеласы. Сораштырылучыларның 18,18 проценты тавыш биргән. Икенче урында — татар чәкчәге (15,58%). Өченче урында — башкорт балы (10,39%).
Татар-информ