Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Черек күл» паркында «100 Тукай» перформансы була

«Черек күл» паркында «100 Тукай» перформансы була

admin 28.04.2022

Казанның «Черек күл» паркында «100 Тукай» перформансы узачак. Әлеге чара бөек шагыйрьнең тууына 136 ел тулуга багышлана. Чараны Г.Кариев исемендәге театр Казан мэриясе ярдәме белән тормышка ашыра. Перформанста Тукай шигырьләре һәм актерларның үзләре язган текстлары яңгыраячак.

 

«Кечкенәдән без Габдулла Тукай турында ишетеп үсәбез, әсәрләрен һәм тормышын өйрәнәбез. Һәркемнең күңелендә Тукай үзенчә чагылыш таба. Ә сезнең күңелдә урын алган Тукай – ул нинди? «100 Тукай» шигъри-хореографик перформансында без бу сорауга бергәләп җавап табарга тырышырбыз», – ди оештыручылар.

Чарада Кариев театры артистлары: Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин, Татарстанның атказанган артисты Альбина Гайзуллина, Эльдар Гатауллин, Булат Гатауллин, Гөлназ Галимуллина, Алсу Шакирова, Рамил Вафин катнаша.

Постановканың режиссеры – Эльдар Гатауллин, хореографы – Елена Музеева.

Керү ирекле. Чара «Черек күл» паркында 29 апрельдә 18.00 сәгатьтә башлана.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57