(5 декабрь 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Чикләүләрсез тормыш» исеме астында концерт узды. Чара мөмкинлекләре чикле кешеләр декадасына багышланган иде. (ФОТО)
Казанның социаль сәясәте – тиешле инфраструктура, яшәү, үсеш, тәрбия һәм эш өчен имин һәм уңайлы шартларга мохтаҗ булган мөмкинлекләре чикле кешеләрнең җәмгыяткә тулаем һәм эффектив ярашуы, дип сөйләделәр чараны алып баручылар.
Концерт программасында вокалчы — Казан дәүләт мәдәният институты студенты Виктория Кайнова, «Волжские зори» инвалидлар җәмгыяте хоры, төрле конкурс һәм фестивальләрдә катнашкан һәм призер булган «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәге вәкилләре, вокалчы — «Хрустальное сердце мира» һәм «Калейдоскоп талантов» конкурслары призеры Алинә Сабирова һәм башкалар чыгыш ясады.
Концерт алдыннан теләгән һәркем «Восхождение», «Солнечный», «Апрель», «Здравушка», «Сила в детях» кебек Казанның тернәкләндерү үзәкләре пациентлары һәм №5 Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының кул эшләре һәм рәсемнәре күргәзмәсе белән таныша алды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге