Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Чиләбе өлкәсенең башкорт һәм татар әдәбияты китапханәсендә Шәехзадә Бабичның тууына 120 ел тулуга багышланган чаралар уздырыла.

Чиләбе өлкәсенең башкорт һәм татар әдәбияты китапханәсендә Шәехзадә Бабичның тууына 120 ел тулуга багышланган чаралар уздырыла.

admin 16.01.2015

(16 гыйнвар) Әлеге китапханә үзе дә аның исемен йөртә һәм 29 гыйнварда шагыйрь истәлегенә багышланган музыкаль кичә оештыру планлаштырыла.

 Бабич

Яшь чиләбелеләр Бабичның әсәрләрен төрле телләрдә укый, аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлар башкара.

22 гыйнвар көнне Сәтке шәһәренең “Төзүче” Мәдәният йортында китап укучылар бәйгесе уздыру ниятләнә. Ул каһарман шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышлана. Конкурста катнашучылар чиста итеп татарча сөйләшергә, сөйләм культурасы һәм артистлык сәләтенә ия булырга тиеш. Жюри берничә номинациядә һәм яшь категорияләре буенча җиңүчеләрне билгелиячәк.

Гомумән, Көньяк Уралда Әдәбият елы 15 гыйнварда Копейск үзәк китапханәсендә Грибоедов балы белән башлана. Язучы Александр Грибоедовның тууына 220 ел тулу уңаеннан чаралар уздыру планлаштырыла. Өлкә китапханәләрендә очрашулар, әдәби кичәләр уздыру да күздә тотыла. 17 се исә Чиләбенең А. С. Пушкмн исемендәге китапханәсе “Грибоедов табышмагы” дигән “түгәрәк өстәл” утырышы үткәрә, дип хәбәр итә җирле матбугат чаралары.

Чыганак: «Татар информ» ИА

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57