Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Чиләбе шәһәрендә яшәүчеләр татар, башкорт, казах, алман һәм урыс телләрендә кино карый алачак

Чиләбе шәһәрендә яшәүчеләр татар, башкорт, казах, алман һәм урыс телләрендә кино карый алачак

admin 10.02.2015

(10 февраль) Кино күрсәтү 21 февраль көнне “Милли кино” проекты кысаларында “Знамя” кинотеатрында узачак.

Татар яшьләре берлеге активисты Элвина Графикова сүзләренә караганда, чараның 21 февральгә билгеләнүе юкка гына түгел. Нәкъ менә 21 февральдә Халыкара ана теле көне билгеләп үтелә.

Проектны оештыручылар уйлавынча, милли кино күрсәтү – бу халыклар өчен туган телләрен саклап калуның бер ысулы булып тора һәм халыкларга бер-берсенең мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән танышу мөмкинлеге бирә.

Милли оешмалар чарада катнашучы фильмнарны үзләре сайлый. Татар яшьләре берлеге Казанда яшәүче режиссер Илдар Ягъфәровның “Югалту” картинасын сайлаган.

“Милли кино” кысаларындагы фильмнарны карау тамашачы өчен түләүсез булачак.

«Азатлык» радиосы

 

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57