(6 октябрь, 2016 ел) “Татарочка. Татар кызы-2015” бөтенроссия талант һәм матурлык конкурсы финалы 16 октябрьдә Чиләбедә үтәчәк. Мондый чара шәһәрдә беренче тапкыр оештырылачак.
Әлеге бәйрәм Чиләбедә 15 төбәк вәкилен җыячак. Шулай ук Әстерхан, Самара өлкәләре, Кырым һәм Казахстаннан да катнашучылар булачак.
Фестиваль кысаларында татар оста кулларының “Мир руками женщины” күргәзмәсе эшләячәк. Җирле ММЧлар хәбәр иткәнчә, конкурсның бизәге булып Лилия Васильева тәкъдим иткән күлмәкләр коллекциясе булачак. Модельер күлмәкләрне финалга чыккан унике кыз өчен махсус теккән.
Сайлап алу турлары 6 ай барган. Финалга үтү өчен кызлар әдәби-тарихи, спорт, музыка һәм театр конкурсларында җиңү яуларга туры килгән. Чараны оештыручылар сөйләвенә караганда, алга таба кызларны җитди сынаулар көтә. Нәтиҗәдә катнашучыларның иҗади потенциаллары һәм кешелек сыйфатлары ачыкланачак.
Әлеге чара Чиләбе өлкәсе хөкүмәте һәм губернаторы, Татарстан Республикасы президенты һәм хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы булышлыгы белән үткәрелә.
Мәгълүмат http://nazaccent.ru сайтыннан алынды