(8 октябрь, 2015 ел) Бүген Татарстан халыклары Дуслык Йортында Казан шәһәренең муниципаль хезмәткәрләре татар һәм рус телләрен белү буенча тест уздылар. Бу чараны Башкарма комитет үткәрде.
Көн башында муниципаль хезмәткәрләр өчен Татарстан халыклары Дуслык Йорты буенча кскурсия оештырылды.
Тест узу өч өлештән торды: татар һәм рус телләрен белү буенча биремнәр эшләү, иҗади өлеш һәм йомгаклау. Башкарма комитетның телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эшләү бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров искәртүенчә, хезмәткәрләр катгый рәвештә дәүләт телләрен белергә тиешләр.
Чараның беренче өлешендә катнашучыларга тест өләшенде. Ул үз эченә барлыгы кырык сорауны алган иде. Биремнәрне дөрес башкарып, тест үтүче һәркем морфология, орфография, лексика, грамматика, пунктуация һәм синтаксис буенча белемен күрсәтә алды. Катнашучылар алдында чыгыш ясап, Татарстан халыклары Дуслык Йорты директоры Ирек Шәрипов та дәүләт телләрен белү мөһимлеген ассызыклады.
“Үз-үзен хөрмәт итмәгән кешегә башкалар а хөрмәт белән карамаячаклар. Ә татар телен белү – иң беренче чиратта, үзеңне хөрмәт итү билгесе. Шуңа күрә укыгыз, өйрәнегез һәм тырышыгыз”
Чараның икенче өлеше – иҗади өлеш – барлык катнашучылар өчен аеруча да җиңел һәм уңайлы булды. Бигерәк тә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе мәдәният бүлеге мөдире Лилия Гәрәеваның чыгышы истә калырлык булды. Ул Роберт Миңнуллинның “Бәхетле булыгыз!” шигырен укып кына калмады, ә аны җыр итеп тә башкарып, үзенең матур тавышын яңгыратты.
Хезмәткәрләр алдында чараның икенче өлеше модераторы шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллин да чыгыш ясады.
“Кызганыч, без дәүләт хезмәткәрләренең һәм чиновникларның татар телен икенче дәүләт теле дәрәҗәсендә белүләренә әле дә ирешә алмыйбыз. Төрле оешмаларда минем белән татар телендә, үз туган телемдә дөрес итеп аралашкан хезмәткәрләрне сирәк күрәм. Алар, әлбәттә, бар. Андый хезмәткәрләрне очратсам, бу көн минем өчен бәйрәм төсен ала. Бу чараны үткәрүне кирәкле эш дип саныйм һәм аның уңышлы төгәлләнүенә ышанып калам, сездән әйбәт күрсәткечләр көтәм”
Ә бу күрсәткечләрне тест узучылар чараның соңгы йомгаклау өлешендә белә алдылар.
Диләрә Батршина,
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге