Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Чирмешән лицеенда “Сертотмас үрдәк”не сөйләттеләр

Чирмешән лицеенда “Сертотмас үрдәк”не сөйләттеләр

admin 27.12.2024
Чирмешән лицее ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган грантта катнашып, 500 мең сум акча откан.
Чирмешән лицеенда “Сертотмас үрдәк”не сөйләттеләр
Алар “Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыруда мәктәпкәчә белем бирү һәм гомуми белем бирү муниципаль оешмаларына ярдәм күрсәтү” грантында “Туган телне уйный-уйный өйрәнәбез” проекты белән катнаша һәм җиңү яулый. Укучылар татар телендә курчак спектакле әзерлиләр.

Грант акчаларына театр өчен курчаклар, уенчыклар, сәхнә декорацияләре, ноутбук, флешкалар, төсле принтер, музыка аппаратурасы, микрофоннар алыначак.

Проект нигезендә лицейда эш башланган. 4 нче “А” сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе Гөлфирә Мөхәммәтшина) Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятен сәхнәләштергән. Әкият өчен декорацияне технология укытучысы Татьяна Новичкова, татар теле укытучысы Миләүшә Котбиева һәм 9 нчы “А” сыйныфы кызлары әзерләгән. Яшь артистларның беренче тамашачылары – лицейның үз укучылары. Соңрак аны район үзәгендәге балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә күрсәтергә планлыйлар.

Уку елы дәвамында башлангыч сыйныфларның һәрберсе бер әкият сайлап, сәхнәләштереп күрсәтәчәк, моңа әзерлек эшләрен башлап җибәргәннәр.

 

Миләүшә Котбиева фотолары

Безнең Чирмешән

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57