Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Чистайда «Мы вместе!» — «Без бергә!» күчмә фестивале үтте

Чистайда «Мы вместе!» — «Без бергә!» күчмә фестивале үтте

admin 10.03.2021

(10 март 2021) Чистай шәһәренең «Восток» мәдәният йортында Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык Йорты тарафыннан оештырылган «Мы вместе!» — «Без бергә!» күчмә мәдәни фестиваль үтте.

photo_2021-03-10_13-16-54

Сәламләү сүзе белән Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов чыгыш ясады.

Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты артистлары тамашачыларга республика территориясендә яшәүче халыкларның җырларын һәм биюләрен тәкъдим иттеләр. Фестивальнең визит карточкасы буларак күп кенә музыкаль фестивальләрдә катнашучы «Мирас» ансамбле, шулай ук Конго шәһәрендә туып-үскән, дүрт телдә, шул исәптән татар телендә җырлар башкаручы Оливер Мукенди булдылар.

photo_2021-03-10_13-16-55

«Мы вместе!» — «Без бергә!» мәдәни-агарту проекты Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык Йорты тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында гамәлгә ашырыла. Проект күчмә фестиваль форматында оештырыла, анда тамашачы Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән таныша. Проектның максаты — гражданлык үзаңын һәм җаваплылыгын, патриотизмны формалаштыру, кешеләрдә гражданнарның намусын һәм милли абруен, традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләрен хөрмәт итүгә нигезләнгән милләтара аралашу культурасын тәрбияләү.

photo_2021-03-10_13-16-53

Күчмә фестиваль кысаларында концертлар Татарстан Республикасының унҗиде муниципаль берәмлегендә узачак.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Рөстәм Миңнеханов: «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында гаилә традицияләренә мөрәҗәгать итү аерым әһәмият ала»
Далее: Фәрит Мөхәммәтшин Россия халыклары Ассамблеясе башлыгын Татарстанга чакырды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57