(7 июль, 2016 ел) Россиягә күчүче чит ил гражданнарына рус телен белү турындагы таныклыкны хәзер Казанда да алу мөмкинлеге булдырылган.
Билгеле булганча, Казанга, Татарстанга, гомумән, Россиягә яхшы тормыш эзләп эшкә урнашу, акча эшләү өчен соңгы елларда БДБның башка дәүләтләреннән халык «агыла». Украинадагы мәгълүм хәлләрдән соң аннан да Россиягә туганнары янына сыенучылар, тыныч тормыш артыннан килүчеләр байтак булды. 2015 ел нәтиҗәләре буенча Россиягә күченеп яки эш эзләп иң күбе Үзбәкстан, Украина, Таҗикстан һәм Әрмәнстаннан килүчеләр булган. Шулай ук Мексика, Нигерия, Сирия, Монголиядән дә республикабызда яшәргә һәм эшләргә теләк белдерүчеләр булган.
Ләкин дәүләт чикләрен узу гына әле ул гражданнарга илдә яшәү һәм эшләү өчен рөхсәт бирми. Тукталу урынында вакытлыча теркәлүдән тыш алар медосмотр узарга, берникадәр документ тупларга тиешләр. Шул документлар исемлегендә инде берничә ел рус телен белү турындагы таныклык та бар. Таныклык чит ил гражданнарының рус телен белү дәрәҗәсен, Россия тарихыннан, илебезнең закончалык нигезләреннән хәбәрдар булуын да ачыклаганнан соң гына бирелә. Бу документсыз әлеге гражданнар Россиядә яшәү яки эшләү мөмкинлегенә ия була алмыйлар. Узган ел дәвамында безнең республикада гына мондый таныклык алу өчен 3 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән.
Узган елларны мондый таныклыкны Россия буенча 5 югары уку йорты гына бирү хокукына ия булган. Ә быелдан Казан федераль университеты да мөстәкыйль рәвештә чит тел буларак рус теленнән, Россия тарихыннан һәм Россия Федерациясенең закончалык нигезләреннән имтихан кабул итәргә хокуклы белем бирү оешмалары исемлегенә кертелгән. Бу турында документ безнең югары уку йортына Россиянең белем бирү һәм фән министрлыгы тарафынанн 2016 елның 21 апрелендә бирелгән. КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов хәбәр итүенчә, КФУны бу исемлеккә кертү – мондый комплекслы имтиханны үзебездә уздыру һәм уңышлы тапшыручыларга таныклыкны кыска вакыт аралыгында бирә алу мөмкинлеген тудыра.
“Без узган елларны да мондый гражданнарга әлеге таныклыкны алу өчен имтиханнар уздыра идек. Ләкин ул вакытта мөстәкыйль рәвештә түгел, Санкт-Петербург дәүләт университеты белән төзелгән килешү нигезендә генә”, — дип белдерде ул.
Чит ил гражданнарыннан имтихан алу хокукына ия булуга КФУ нигезендә Тестлар уздыру һәм экспертиза ясау үзәге булдырылды. Бу Үзәк чит ил гражданнарыннан документлар кабул итү, комплекслы имтиханны уздыру һәм тиешле дәрәҗәдә баллар җыйганнарга таныклык бирү белән шөгыльләнәчәк. Имтиханнар барышында видеокүзәтү җайланмаларыннан куллану аның нәтиҗәләре дөреслеккә килүендә шик уятмаска тиеш, дип белдерделәр әлеге Үзәкнең эше белән таныштыруга багышланган матбугат конференциясендә.
Имтиханда чит илдән килгән гражданнарның русча сөйләм теле, әңгәмәдәшне аңлый белүе дә тикшерелә икән. Ә Россия тарихыннан сораулар күчеп килүче кешенең илебез хакында азмы-күпме күзаллавы өчен кирәк, дип белдерә белгечләр. Имтиханның иң авыр өлеше – Россия Федерациясенең законнары буенча сорауларга җавап бирү икән. Рус телен белү дәрәҗәсе чит ил гражданинының Россиягә нинди максат белән килүенә карап билгеләнәчәк. Россиядә яшәү өчен рөхсәт алучыга имтиханда рус теленнән 1 меңгә якын сүз белүен исбатларга кирәк булачак. Ә эшкә урнашу өчен рөхсәт – патент алу өчен аларга 1200 сүз белү мәҗбүри, дип белдерде әлеге Үзәк вәкиле.
Әлеге комплекслы имтиханнарны Тестлар уздыру һәм экспертиза ясау үзәгендә тапшыру түләүле: Россия террирориясендә эшләү хокукы (патент) алу өчен – 4900 сум, вакытлыча яшәүгә рөхсәт яки яшәү өчен рөхсәт алу 5300 сум. Луганск һәм Донецк өлкәләреннән килүчеләр өчен ташламалар каралган: алар бу имтиханнарны тапшыру өчен 2500 һәм 2800 сум түләргә тиеш булачаклар. Имтиханнар уңышлы тапшырылмаган очракта кабат тапшыру мөмкинлеге бар. Үз көчләренә ышанып җитмәүчеләр өчен КФУ каршында бу комплекслы имтиханга әзерләү курслары да оештырылган. Курсларның бәясе күпме академик сәгать алуга карап 2000-8000 сумга кадәр булачак.
Барлык сораулар буенча Тестлар уздыру һәм экспертиза ясау үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Аның адресы: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2нче йорт. Телефоннар 8(843) 221-33-35, 293-02-97, 221-33-68.