Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Чит ил кешеләре Россиядә документларын рәсмиләштерү өчен 1 июльдән күбрәк түләячәк

Чит ил кешеләре Россиядә документларын рәсмиләштерү өчен 1 июльдән күбрәк түләячәк

admin 18.06.2024

2024 елның 1нче июленнән Россиянең миграция өлкәсендәге документларны рәсмиләштерү буенча дәүләт пошлиналары күләме артачак. Илгә керү өчен чакырулар, яшәүгә рөхсәт алу, вакытлыча яшәү һәм башка дәүләт хезмәтләре кыйммәтләнәчәк.

Президент Владимир Путин тарафыннан имзаланган Закон норматив хокукый актларның рәсми порталында басылып чыкты.

Чит ил һәм гражданлыгы булмаган кешеләргә Россиягә керү мөмкинлеген алыр өчен дәүләт пошлинасы 960 сум (моңа хәтле 800 сум булган), яшәүгә рөхсәт алу 6 мең сум (моңа хәтле 5 мең сум булган) тәшкил итәчәк.

Россия Федерациясендә вакытлыча яшәүгә рөхсәт 1 600 сумнан 1 920 сумга кадәр, яшәү урыны буенча теркәлү 350 сумнан 420 сумга кадәр кыйммәтләнә.

ТХДЙның мәгълүмат үзәге,

 «Милли акцент» материаллары буенча

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57