(7 октябрь, 2015 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында чит ил гражданнарының рус телен белүләрен тану буенча комиссия утырышы үтте.
Комиссия утырышына Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск һәм республиканың башка районнарыннан 30 кеше чакырылган иде. Комиссия составына Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм республиканың мәгариф оешмалары вәкилләре керде. Комиссиянең бурычы – рус телен ни дәрәҗәдә белүне тикшерү. Имтихан бирүчеләр Александр Куприн әсәре буенча инша яздылар, тел белү буенча тест эшләделәр һәм шәхси сораштыру үттеләр.
Исегезгә төшерәбез, 2014 елның 20 нче апреле №71 Федераль законы буенча рус теленә ия булучы кеше дип үзе яки төп нәселе буенча килүче туганнары Россия Федерациясе территориясендә, Россия Федерациясе дәүләте чикләрендә СССР яки Россия империясенә кергән территориядә моңа кадәр даими яшәгән яки хәзер яшәүчеләр танылырга мөмкин. Әлеге закон узган елның 2 маенда үз көченә керде.
Киңәшмәне үтеп, 5 көн узганнан соң, рус теленә ия булучы дип танылу турындагы карар бирелә. Аны алганнан соң, чит ил гражданинына чит ил дәүләте гражданлыгыннан баш тартам дигән гариза белән үз иленең вәкиллегенә яки консоль оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Торак бирү турындагы гаризаны карау срогы – гариза бирү көненнән 2 ай.
Илнең территориясендә даими яшәүче һәм рус телен белә дип танылучы чит ил гражданины һәм гражданлыгы булмаган кеше, башка дәүләттән чыкканлыгын раслаучы документ булдырса, гражданлык алырга гариза тапшыра ала. Гаризаны карау срогы – барлык кирәкле документларны һәм гаризаны тапшыру көненнән 3 ай. Рус телен белми дип танылган чит ил гражданы һәм гражданлыгы булмаган кеше рус телен белә дип танылу өчен яңадан гариза бирергә мөмкин. Моны ул рус телен белми дигән алдагы карар кабул ителеп, бер ел үткәннән соң гына эшли ала.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге