Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Чит ил студентларын «Дөнья энҗесе» конкурсында һәм олимпиадаларда катнашырга чакыралар

Чит ил студентларын «Дөнья энҗесе» конкурсында һәм олимпиадаларда катнашырга чакыралар

admin 21.02.2017

(21 февраль, 2017 ел) Казанда чит ил студентларына конкурсларда катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Студентлар рус телен һәм Россия законнарын ни дәрәҗәдә белүләрен тикшерә алалар, шулай ук «Дөнья энҗесе» («Жемчужина мира») конкурсында үз талантларын күрсәтү мөмкинлекләре бар.

Чит ил студентлары арасында рус теленнән олимпиадада катнашу өчен гаризаны 27 февральгә кадәр olimpiadakzn@gmail.com электрон постасына юлларга кирәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

«Дөнья энҗесе» матурлык һәм талант конкурсында катнашу өчен гаризаны 28 февральгә кадәр pearloftheworld-2017@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Казанның югары уку йортларында белем алучы студентлар РФ законнарын ни дәрәҗәдә белүләрен тикшерергә телиләр икән, олимпиадада катнашу өчен гаризаларын 6 мартка кадәр olimpiadazakon@mail.ru электорн почтасына юллый алалар.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57