(15 февраль 2018) Казанда студентлар өчен «Дөнья энҗесе — 2018» республикакүләм халыкара матурлык һәм талант конкурсына гаризалар кабул ителә башлады.
Конкурста катнашу өчен анкета тутырырга һәм аны 4 мартка кадәр pearloftheworld@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.
Узган елны конкурсның финал өлешендә Әрмәнстан, Бенин, Казахстан, Кыргызстан, Кытай, Таджикистан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Һинд, Камерун, Польша һәм Вьетнам илләреннән 14 кыз катнашты. Моннан тыш ике кыз Россия Федерациясе төбәкләрен — Татарстан һәм Дагыстан — тәкъдим итте.
Чараның оештыручылары — Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы булышлыгы белән Казан шәһәренең чит ил студентлары Ассоцияциясе, Казан шәһәренең балалар һәм яшьләр эшләре Комитеты һәм Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе.
Тулырак мәгълүмат: положение.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге