Казанда югары уку йортлары арасында «Чит ил студенты көне» Республика фестиваленең Гала-концерты узды. Фестивальнең сайлап алу турларында гына да дөньяның 20 дән артык иленнән 250 дән артык кеше катнашты.
Аларның иң яхшылары «Сәйдәш» мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясады. Европа, Азия, Африка һәм Көньяк Америкадан килгән катнашучылар алты номинациядә чыгышларын тәкъдим иттеләр: эстрада һәм халык вокалы, бию, инструменталь музыка, театр һәм оригиналь жанр.
Жюри эше нәтиҗәләре буенча I дәрәҗә лауреат һәм акчалата сертификатка ия булдылар:
— Бегенч Гылыджов (Төрекмәнстан, халык вокалы);
— Мууса Мунгуле (Замбия, эстрада вокалы);
— Татевик һәм Мария Арутюнян (Әрмәнстан, эстрада вокалы)
— Мирзозариф Зарифов (Таҗикстан, халык биюе, соло);
— Сәед Тарек Абоэлсауд һәм Зариф Абдалла (Мисыр, халык биюе, соло);
— «SharQ» халык хореография коллективы (Үзбәкстан), «МИКС» бию коллективы (Кыргызстан) һәм «Достлук» иҗат коллективы (Төрекмәнстан);
— Әл-Рубаей Мөхәммәд (Гыйрак, сәнгатьле уку).
Фестивальнең Гран-при иясе — Һиндстан вәкиле Де Анжелика, ул «халык биюе» номинациясендә чыгыш ясады.
Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы рәисе Тимур Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының югары белем бирү бүлеге башлыгы Линар Яруллин тапшырды.
«Чит ил студенты көне» фестивале Татарстан югары уку йортларының чит ил студентларын Республикабызның иҗади һәм мәдәни тормышына җәлеп итүгә, хәзерге Россия җәмгыятендә тизрәк һәм уңышлы җайлашуда булышуга юнәлдерелгән.
Фестивальне оештыручылар — Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы. Фестивальнең төп партнеры — Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы йорты.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге